Татарстанлыларны «Гаилә альбомын карыйк» республика бәйгесендә катнашырга чакыралар
8 нче июльдә «Гаилә альбомын карыйк» республика бәйгесе башлана. Аны Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе оештыра.
Конкурс алты номинациядә узачак: «Кызыклы танышу тарихы», «Ата-анамның үзенчәлекле туе», «Зур һәм тату гаиләм», «Гаилә – традицияләр сакчысы», «Иңгә-иңне куеп: иң озын гомерле никах», «Ватан гаиләдән башлана».
Фотосурәтләрне социаль челтәрләрдә урнаштырып, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе электрон почтасына җибәрергә кирәк.
Чыганак: https://tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев