В республике

Татарстанлыларны өч кыска эш атнасы көтә

Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кыскартылган эш атналарының икесе июнь аенда булачак. Беренче озын ял көннәре Россия көнендә 10-12 июнь көннәрендә булачак.

Киләсе шундый ял көннәре июнь ахырында булачак, чөнки 28 июньдә Татарстанда Корбан бәйрәме билгеләп үтелә, ул да Татарстан Рәисе Указы белән ял көне булачак. Ә өченче кыска атна-августның соңгы атнасында, чөнки 30 август Республика көне буларак билгеләп үтеләчәк. 

Чыганак: http://shahrikazan.ru

Фото: https://www.freepik.com/


Нет комментариев