Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Ана капиталы: айлык түләүне ничек алырга?

Гаиләгә бирелүче ана капиталы турында сорашып, газетага шалтыратучылар байтак. Быелгы үзгәрешләр һәм айлык түләүне алу тәртибе турында Казандагы Яңа Савин районы Пенсия фондының түләүләр бүлеге җитәк­чесе Венера Төхвәтуллина менә ниләр сөйләде: - Ана капиталы буенча 2018 елдан балалы гаи­лә­ләр­гә ярдәм йөзеннән берничә программа гамәл­гә керде, - ди белгеч. - Ана...

Гаиләгә бирелүче ана капиталы турында сорашып, газетага шалтыратучылар байтак. Быелгы үзгәрешләр һәм айлык түләүне алу тәртибе турында Казандагы Яңа Савин районы Пенсия фондының түләүләр бүлеге җитәк­чесе Венера Төхвәтуллина менә ниләр сөйләде:

- Ана капиталы буенча 2018 елдан балалы гаи­лә­ләр­гә ярдәм йөзеннән берничә программа гамәл­гә керде, - ди белгеч. - Ана капиталы сертификатын тап­шыру 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылды. Капиталны мәк­тәп­кәчә белем алуга юнәл­түдә өч еллык мораторий юкка чыгарылды. Ана капиталын айлык түләү белән өлешләп алу мөмкинлеге кертелде.


Ана капиталыннан айлык түләү кемгә бирелә соң? Рос­сиядә даими яшәүче гаилә­ләрдә 2018 елның 1 гыйнварыннан соң икенче бала туса яки икенче баланы уллыкка алсалар, бала яшь ярымга җиткәнче ана капиталы акчасын айлык түләүләр итеп кү­чер­тергә мөмкин. Тик моңа хезмәткә яраклы яшь­тәге­ләр­нең уртача айлык кереме яшәү минимумыннан 1,5 тапкыр артмаган гаилә­ләр ге­нә дәгъва кыла ала.


Яшәү минимумы һәр тө­бәктә аерым билгеләнә. Гаи­лә әгъзаларының 12 ай эчен­дә алынган барлык кереме исәп­кә алына. Моңа хез­мәт хакы, пенсия­ләр, премия, пособие, алимент, дәүләт хез­­мәт­­кәрлә­ренә билге­лән­гән компен­са­ция­л­әр, авыру сә­бәп­ле вакытлыча эшкә ярак­сызлык турында бе­леш­мә буенча тү­ләүләр керә. Айлык түләүне билгеләү өчен, гаи­­ләнең 12 айлык кере­меннән чыгып, яшәү ми­ни­мумының 1,5 тапкыр арттырылган суммасы бе­лән чагыштыралар. Ә айлык тү­ләү­нең күләменә кил­гәндә, ана капиталы хисабыннан икенче бала өчен гаиләгә 8 мең 490 сум түләнә. Димәк, ана капиталының кү­ләме ай саен шушы суммага кимея­чәк. Гаилә айлык түләү­дән баш тартырга те­ләсә, закон моңа каршы килми. Аның өчен гариза язарга һәм ана капиталын башка юнә­лештә кулланырга була.


Айлык түләүне бала яшь ярымга җиткәнче җир­ле Пен­сия фонды, күп функцияле үзәкләр аша алырга мөм­кин. Аның өчен ба­ланың туу турындагы таныклыгы, бала­ның һәм гариза язу­чының РФ гражданлыгы, 12 айлык керем турында бе­лешмәсе, гариза язучы исе­менә ачылган банк реквизитлары кирәк була. Пенсия фондында ана капиталы сертификатын алырга гариза язганда бер үк вакытта айлык түләүгә дә документлар тапшырырга ярый. Гаилә айлык түләүне алу өчен сабыйга 6 ай тулганчы мөрә­җәгать ит­сә, ул бала туган көн­нән исәпләнә. Гариза, бала туып, 6 ай узганнан соң гына тапшырылса, түләү шул көннән билгеләнә. Акча ай саен гаризада күрсәтелгән счет­ка күчә. Алган акчаны гаилә үз ихтыяҗы өчен тота ала. Ул бер елга бил­геләнә. Аннары түләүне дәвам иттерү һәм балага яшь ярым тулганчы алу өчен документларны кабат җыеп тапшырырга кирәк.

Фәния Арсланова

("Ватаным Татарстан", /№ 18, 07.02.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев