Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Җырчылар "Артистлар көне"н бәйрәм итте

Моннан 7 ел элек, ягъни 2008 елда татар эстрадасы артистлары бергә җыелышып бәйрәм үткәрергә уйлый. "Артистлар көне"н оештыруны җырчы Лилия Муллагалиева үз өстенә ала. Бәйрәм бик күңелле уза, шуңа да артистлар аны матур традициягә әверелдерергә уйлый. Шул вакыттан бирле ел саен билгеле бер артист "Артистлар көне"н оештыра башлый. Быелгы бәйрәмне...

Моннан 7 ел элек, ягъни 2008 елда татар эстрадасы артистлары бергә җыелышып бәйрәм үткәрергә уйлый. "Артистлар көне"н оештыруны җырчы Лилия Муллагалиева үз өстенә ала. Бәйрәм бик күңелле уза, шуңа да артистлар аны матур традициягә әверелдерергә уйлый. Шул вакыттан бирле ел саен билгеле бер артист "Артистлар көне"н оештыра башлый. Быелгы бәйрәмне Гүзәл Идрисова һәм Илназ Баһ гаиләсе оештырган. Аларга җырчы Илнар Сәйфиев та ярдәмгә килгән. Быелгы "Артистлар көне" 11 августта Казанның Константиновка бистәсендә узган. Җырчылар йорт арендалап, шунда күңел ачкан. Анда Айгөл Бариева, Гөлназ Сираева, Эльмира Сөләйманова, Айгөл Рәхимова, "Зөләйлә", Раяз Фасыйхов, Азат һәм Алсу Фазлыевлар һ.б. популяр артистлар булган.

- Без - артистлар гел төрле чараларда катнашып йөреп, үзебезгә ял итәргә вакыт та калмый. Шуңа елның бер көнен үзебезгә багышларга булдык. Татарстанда Мәдәният хезмәткәре көне бар, ә эстрада артисты көне юк. Иң беренче бәйрәмебез теплоходта узган иде. Анда табигать кочагында шашлык пешереп, су коенып рәхәтләнеп ял иттек. Бу бәйрәм безнең өчен күрешү, аралашу, ял итү чарасы, - ди Лилия Муллагалиева.

Җырчы сөйләвенчә, бәйрәмне башка елларда Нурзадә, Ләйсән Мәхмүтова һәм башкалар оештырган. "Бәйрәмгә билгеле бер рөхсәт белән керү дигән таләп юк. Кушылырга теләгән һәр җырчыны кабул итәбез. Минемчә, анда төрле буын кешеләре булырга тиеш. Бездә эстрада артистлары дус-тату яши, шуңа күрә мондый бәйрәмнәр бик күңелле уза. Теләгән һәр кеше җырлый, бии",- дип сөйләде Лилия. Артистларга бәйрәм шулкадәр ошаган ки, хәтта кыш көне - гыйнвар аенда да җыелышырга сүз куешканнар.

Матреиал http://intertat.ru/ сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев