Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

"Баһадирдай ире, алма кебек кызы бар аның. Һәм... яман чире" (ЯРДӘМ КИРӘК)

Лилиягә 29 яшь. 2017 елның сентябрендә аңа табиблар үпкә яман шеше диагнозын куйганнар. Казанда 7 курс химия терапиясе алган, ләкин файдасы юк, нәтиҗәләр начар. Чир чигенергә теләми. Баһадирдай ире, алма кебек кечкенә кызы бар аның. Һәм... яман чире. Аллаһы Тәгалә яраткан бәндәләренә генә сынаулар юллый. Лилиянең гаиләсенә дә сынау җибәргән...

Лилиягә 29 яшь. 2017 елның сентябрендә аңа табиблар үпкә яман шеше диагнозын куйганнар. Казанда 7 курс химия терапиясе алган, ләкин файдасы юк, нәтиҗәләр начар. Чир чигенергә теләми.

Баһадирдай ире, алма кебек кечкенә кызы бар аның. Һәм... яман чире. Аллаһы Тәгалә яраткан бәндәләренә генә сынаулар юллый.

Лилиянең гаиләсенә дә сынау җибәргән ул. Әмма җиңә алмастай сынаулар юк. Лилия дә өметен өзми. Шушы көннәрдә Мәскәүдәге алман партнерлары аны кабул итәргә әзер булуларын хәбәр иткән.

Шулай ук Лилия Нуруллина Испаниядәге клиника белән дә элемтәгә керә алган. Бүген Лилия чит ил табибларыннан хәбәр көтә. Алар чакырып алса, зур суммада акча кирәк буласын аңлыйбыз. Аны җыю өчен бик күп вакыт кирәк. Ә Лилиянең очрагында вакытның һәр мизгеле кадерле.

Олы йөрәкле кешеләр, әйдәгез, әлеге ханымга кулыбыздан килгәнчә ярдәм итик. Ул бит сезнең ярдәмгә, җылы сүзгә хәзер шундый мохтаҗ. Аллаһы Тәгалә һәр күрсәткән ярдәмегез өчен үзегезне олыласын. Сәламәт булыгыз!

ЛИЛИЯ НУРУЛЛИНАГА ЯРДӘМ ИТҮ ӨЧЕН СЧЕТ НОМЕРЫ:
Сбербанк 4279 6200 2933 6808
Карта әлеге номерга бәйләнгән 89063282807
Нуруллин Ильназ Ильясович (Лилиянең ире)
Лилиянең телефон номеры: 89625613536

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев