Әлеге сорауга җавапны Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров җавап бирә:
- Әссәләмү галәйкум вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтуһу! Аллаһы Тәгалә сезгә үзенең сәламен, рәхмәтен һәм бәрәкәтен ирештерсә иде!
Шайтаннан һәм башка зарар китерүче нәрсәләрдән сакланыр өчен якынлык алдыннан Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм түбәндәге доганы укырга киңәш иткән: بِسْمِاللَّهِ،اللَّهُمَّجَنِّبْنَاالشَّيْطَانَ،وَجَنِّبْالشَّيْطَانَمَارَزَقْتَنَا
Бисмилләһи, Аллаһүммә җәннибнә шәйтаанә үә җәнниб шәйтаанә мәә разәктанәә.Тәрҗемәсе: Аллаһ исеме белән башлыймын. Йә Раббым, безне шәйтаннан сакла һәм безгә бирелгән нигъмәтләрне дә шәйтаннан сакла.
Бу доганы ир дә хатын укырга тиеш. Әлеге дога аркасында Аллаһның рәхмәте белән булачак балалар шәйтанның йогынтысыннан имин булачак. Аллаһы Раббыбыз Сезгә сау-сәламәт балалар табып, аларга күркәм тәрбия бирергә насыйп итсә иде!
Нет комментариев