Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Генерал үстергән Ана!

4 февраль көнне Теләче авылында гомер кичерүче Смирнова Зоя Петровна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны олугъ бәйрәме белән тәбрикләргә Теләче авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәмидуллин, Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Мортазин килде. Алар Зоя Петровнага РФсе Президенты В.В.Путин исеме белән юлланган һәм район башлыгы Илдус Зарипов исеменнән...

4 февраль көнне Теләче авылында гомер кичерүче Смирнова Зоя Петровна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны олугъ бәйрәме белән тәбрикләргә Теләче авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәмидуллин, Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Мортазин килде. Алар Зоя Петровнага РФсе Президенты В.В.Путин исеме белән юлланган һәм район башлыгы Илдус Зарипов исеменнән Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләге тапшырды.
Юбилей иясе Зоя Смирнова 1925 елның 4нче февраленда Завод-Нырты авылында, гаиләдә ике ир баладан соң төпчек кыз булып, дөньяга килә. 1936 елда гаиләсе Теләче авылына күченеп яши башлый. «Ул елларда уңыш аз булды, хәтерлим, әни сандыгын ача да, нәрсәне булса да бер уч онга алыштырып булмас микән, дип эзләнә дә, татар авылына чыгып китә иде. Берсендә, ул кайтып кергәндә абый күз яшьләре белән елый. Ник елыйсың, дип сорады әни үзеннән: «Бик нык тамагым ачты…» - ди абый». Аларның балачак хатирәләре әнә шундый йөрәк өзгеч истәлекләрдән тора.
Мәктәпне тәмамла-ган Зоя, Райкомда машинист булып эшли башлый, соңрак аны Комаровка мәктәбенә юллыйлар. Анда Зоя Петровна 20 ел дәвамында 4 сыйныфка үзе укытучы да, завуч та, директор да була. Аннан Теләче мәктәбендә - укытучы, мәктәп интернатында тәрбия-че булып та эшли. Хезмәттәшләре дә онытмый, бу көнне дә мәктәп укытучылары котлады үзен.
1945 елда сугыштан солдатлар кайта башлый, шул елда Зоя, Афанасий атлы егеткә кияүгә чыга. Өч бала үстерәләр: өлкән улары Александр Смирнов, мактаулы якташыбыз - генерал. Кызы - Нина Коняева. Икесе дә Мәскәүдә яши. Ә өченче баласы - Юрий, ике ел элек вафат булган. 5 оныгы, 2 оныкчыгы бар. Зоя Петровна туган авылын ташларга теләми, бүгенге көндә Теләчедә, үзен караучы ханым Гүзәл апа белән яши, балалары кунакка кайтып йөри.
Хөрмәткә лаек әлеге ханымны 90 яшьлек юбилее белән ихлас котлыйбыз. Дөньябыз иркен, яшисе дә, яшисе!
Рәфилә Шәмсетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев