Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Гөлнара Нәҗип кызы – Баландыш мәктәбенең күрке

Укытучы булып туарга кирәк, диләр халыкта. Әлеге сүзләр Баландыш төп мәктәбе мөгаллимәсе Гөлнара Нәҗип кызы Җаббаровага да туры килә. Ул үзенең хезмәт юлын 1999 елда Иске Җөри урта мәктәбендә инглиз теле укытучысы булып башлап җибәрә. Шул көннән бирле 16 ел ул мәктәп сукмагыннан атлый. Укучыларга инглиз теле серләрен төшендерә, аларда...

Укытучы булып туарга кирәк, диләр халыкта. Әлеге сүзләр Баландыш төп мәктәбе мөгаллимәсе Гөлнара Нәҗип кызы Җаббаровага да туры килә. Ул үзенең хезмәт юлын 1999 елда Иске Җөри урта мәктәбендә инглиз теле укытучысы булып башлап җибәрә. Шул көннән бирле 16 ел ул мәктәп сукмагыннан атлый. Укучыларга инглиз теле серләрен төшендерә, аларда телләр өйрәнүгә мәхәббәт тәрбияли. Шул ук вакытта сыйныф җитәкчесе вазифаларын да оста башкара. Укучылары ел саен фән олимпиадаларында призлы урыннар яулый, күпчелеге югары уку йортларында белем ала, укытучы һөнәрен сайлый. Хезмәтенең нәтиҗәсе дә бар. Ул - 2006 елда "Сыйныф җитәкчесе" конкурсының муниципаль турын җиңеп, зона туры призёры, Республика конкурсы Дипломанты, 2016 елда муниципаль этапның җиңүчесе. 2010 елда "Ел хатын - кызы" Республика конкурсында катнашып, призлы урынга лаек була. Шулай ук ул күп кенә спорт ярышларының да җиңүчесе.

Мөгаллимәне укучылары гына түгел, әти-әниләр дә ярата, хөрмәт итә. Чөнки ул аларга яхшы мөгамаләдә, һәр балага ышанычлы дус, һәркайсын үз баласыдай якын күрә. Ата-аналар белән дә һәрвакыт элемтәдә тора, төрле чаралар үткәрә. Шулай ук коллективта да ул зур ихтирамга лаек укытучы. Өлкән мөгаллимнәрне хөрмәт итә, яшьләргә лаеклы остаз була белә. Кыскасы, Гөлнара Нәҗип кызы - Баландыш мәктәбенең күрке.

Әлфирә Заһидуллина, Баландыш төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев