Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Кабат мәктәптә ашамаячакмын!

/Сәрия Мифтахова/ Арча районындагы Казанбаш укучыларының кайберләре хәзер әнә шулай дип кырт кисә. Кайбер әти-әниләр хәтта өйләреннән ризык биреп җибәрергә дә риза. Ашханәгә тәмам ышанычлары беткән. Гаҗәп, әмма бер үк казаннан ашап та, авырмаучылар бар. Табиблар исә бу хәлне агулану очрагы димиләр. Авыручылар 43кә җитте Узган атна ахырында килеп чыккан...

Арча районындагы Казанбаш укучыларының кайберләре хәзер әнә шулай дип кырт кисә. Кайбер әти-әниләр хәтта өйләреннән ризык биреп җибәрергә дә риза. Ашханәгә тәмам ышанычлары беткән. Гаҗәп, әмма бер үк казаннан ашап та, авырмаучылар бар. Табиблар исә бу хәлне агулану очрагы димиләр.


Авыручылар 43кә җитте

Узган атна ахырында килеп чыккан әлеге күңелсез вакыйгада 30 бала, бер укытучы һәм аның баласына зыян килүе турында хәбәр иттеләр. Аннары аларның саны 43кә җитте. Казанбаш мәктәбендә барлыгы 68 укучы белем ала. Хас­таханәгә соңгы эләгүчеләр - пешекче белән ашханә хезмәт­кәре. Кыскасы, өлкәннәрне урап узмады бу хәлләр. Косу, эч китү, температура күтәрелү... Олысы да, кече­се­ дә әнә шуннан җәфа чиккән.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина бозылган ризык ашату турындагы мәгълү­матны кире какты. Эчәк гриппы таралуга ашханә белгечләренең медицина тикшерүен тулысынча узмавы, ризык әзерләү, табак-савытка кагылышлы хилафлыклар китергән. Әзер һәм чи ризыклар өчен бер үк җиһаздан файдаланганнар. Балалар ашаган иттарткычтан чыгарылган тавык ите­нең тышлыгында бернинди язу да күрсәтелмәгән. "Пешекче чәр­шәм­бе көнне авырып киткән. Аның урынын ашханә хез­мәткәре алыштырган. Тик ул бу эштә катнашырга тиеш түгел", - ди Авдонина. Ә норовирус, ягъни эчәк гриппын ашханә хезмәт­кәрләре тараткан дип шикләнәләр. Бу вирусны йоктырган кеше ишек тоткасына тотынса да, башкаларга чир күчә ала икән.

Мичкәдәге чүпләрне җомга яндырганнар

- Бу агулану түгел, кизү... Бөтен матбугат Казанбаш авылы укучылары агуланган дип сөйләде. Балалар тәбә, тавык фаршыннан агуланган дигән сүз дөрес түгел, - дип агулану очрагын кире какты Арча мәгариф бүлеге башлыгы Алмаз Ибраһимов. - Авыруны пешекче­дән таралган диделәр. Әмма ул чәршәмбедән бирле чирли дигән сүз дөреслеккә туры килми. Ул бер көннән соң эшкә чыккан. Пешек­чедән кала уку йортында бер аш­ханә хезмәткәре һәм хуҗалык мө­дире исәпләнә. Соңгысында чир­не тапмадылар. Хезмәткәр­ләрнең барысы да табиб тикшерүе үткән.


- Мәктәптә куллану вакыты чыккан ризыклар, калдык-постык тутырылган мичкәне тизрәк юк иткәннәр дигән сүз дә ишетелде.


- Балалар шимбә көн кичен авырый башлады. Ә мичкәдәге чүпләр җомга көн үк яндырылган. Анда вакыты чыккан йогырт кабын тапканнар. Мәктәптә әлеге сөт ризыгы бөтенләй бирелми. Бәлкем, ул балалар бакчасыныкыдыр, бәлкем, аны берәр хезмәткәр алып килгән булгандыр. Без инде әти-әниләргә, әгәр ашханәдәге ризыктан шикләнәсез икән, аны юк итәргә әзербез, дип аңлаттык. Каршы килсәләр, барысын да юк итәчәкбез. Безгә продукция тендер откан оешма аша кайта. Теләсә ничек кайтарта алмыйбыз.


- Роспотребнадзор вәкиллә­ре, иттарткычтан чыгарылган тавык итенең язуы юк, дигән хәбәр дә җиткерде...


- Ашханәгә фарш бөтенләй кайтарылмаган. Аны пешекчеләр үз­ләре ясаган. Шуңа күрә язуы да юк.

Без табиб түгел

Яңа Кенәр участок хастаха­нәсе мөдире Әлфия Аксакова әйтүенчә, балаларның хәле әй­бәт, кичә алар­ның барысы да өй­ләренә кайтырга тиеш иде. "Балалар ризыктан агуланмаган, аларда норовирус табылды. Бу анализлардан күренә. Мондый вирус белән моңа кадәр килгән­нәре булмады", - ди табиб.


Шимбә төнендә балалары бе­лән хастаханәгә эләккән әти-әни­ләр газизләре яныннан бер минутка да китмәгән. "Һәр палатага бер әни калырга дип сөйләштек. Монда бер керсәң, чыгармыйлар. Улыбызга - 8 яшь. Мәктәптән кайткач, бик нык косты. Болай авырганы юк иде әле, - ди исемен күрсә­тергә телә­мә­гән ана. - Хәзер бик курка. Мин мәктәп ризыгын башка ашамыйм, ди. Баштагы чорда ашауны биреп җибә­рербез инде. Аннан әти-әни­ләр җыелышында бу мәсь­ә­ләне нык­лап күтәрербез. Әти-әни­ләр әле­ге хәлне ризыкның сыйфатсыз булуыннан күрә. Бала мәктәп­тән кайт­кач, ашау тәмле яки тәмсез ди иде. Моңа игътибар итми идек. Дө­рес, ашханәгә барып караган да бул­мады. Көнгә 10ар сум акча җыя­быз. Күбрәк сорасалар да бирергә риза. Әмма башка мондый хәл генә була күрмәсен. Балалар ризыктан чәч чыга дип зарлана. Кечкенәләр сүзенә ышанмас та идең, моны зурлар әйтә".


Әти-әниләрнең күбесе ачылып китәргә теләми. "Диагноз куярга табиб түгел. Агуланганмы, вирусмы? Әйтә алмыйм. Балабыз косты, температурасы күтәрелде. Кизүгә ох­шаган иде. Авырдылар, хәзер си­хәт­лә­нәләр. Иң мөһиме - сәла­мәт­ләнеп кайталар", - ди бер ана. Әх­мәтга­лиевларның да кызы ул көнне мәктәпкә барган, башкалар белән бергә тәбә ашаган. Әмма аңа кизү эләкмәгән. "Тәбә тәмле иде диде", - ди Гөлнара.


Бу вакыйгалар турында хокук сакчылары ни ди? Тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, Арча районында балаларның күпләп авырып китүе буенча кузгатылган тикшерү эше дәвам итә. Балаларга кискен эчәк инфекциясе диагнозы куелган. Мәктәп директоры тоткарланган. Ул хокук сакчылары белән хезмәттәшлек итәргә әзер булуын әйтеп, алар янына үзе килгән. Вазыйфаи затларга 70 мең сумга кадәр штраф билгеләнергә мөмкин.

Ашханәдә ничек тәртип урнаштырырга?

Моннан ике ел элек Балтач районының Кече Лызи мәк­тәбендә дә шундый хәл булган. "Ул вакытта мин эшләми идем, шуңа күрә барлык нечкәлекләрен белмим. Дө­рес, хастаханәгә элә­гүче балалар саны Арчадагы кебек үк күп булмады. Бездә барысы 179 укучы белем ала. Алар ике тапкыр ашый. Айга 500 сум акча җыялар. Барысы да чисталыктан башлана. Шуңа күрә ху­җалык мөдире көн саен ашханә хез­мәткәрләрен тикшереп тора. Дәфтәргә кул куйдырта. Табиб тик­шерүе вакыты чыкмаганмы дип карап кына тора. Балалар кулларын югач, киптергечтә киптерәләр. Кизү торучы моны карап кертә. Табак-савытлар яхшылап юыла, - ди директор Эмиль Гарипов. - Ризыкны бәйге аша откан оешма китерә. Теләсә кемнән сатып ала алмыйбыз. Итне дә хуҗалыктан алырга ярамый. Бөтен продукцияне хуҗа­лык мөдире кабул итеп ала. Каплары ачылып ябылмаганмы, язулары сертификатка туры ки­лә­ме дип барысын энә күзеннән үткәрә. Әгәр шикләнсә, кире борып җи­бәрә".

("Ватаным Татарстан", /№ 23, 16.02.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев