Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Күңел тулган чакта әнкәй кирәк.

Күңел тулган чакта әнкәй кирәк, Түзәлмәслек авыр күренсә. Таулар төшкән кебек була иңнән, Бер кагылса әнкәй җиңелчә. Әнкәй кирәк тизрәк бүлешергә, Бәхет күңелләргә сыймаса. Бер юнәлеш ала кебек тормыш Серләреңне әнкәй тыңласа. Бармы тагын шундый берәр кешең, Бала диеп шулай җан аткан?! Иң кирәкле кеше итеп җиргә Әнкәйләрне ходай яраткан....

Күңел тулган чакта әнкәй кирәк,
Түзәлмәслек авыр күренсә.
Таулар төшкән кебек була иңнән,
Бер кагылса әнкәй җиңелчә.

Әнкәй кирәк тизрәк бүлешергә,
Бәхет күңелләргә сыймаса.
Бер юнәлеш ала кебек тормыш
Серләреңне әнкәй тыңласа.

Бармы тагын шундый берәр кешең,
Бала диеп шулай җан аткан?!
Иң кирәкле кеше итеп җиргә
Әнкәйләрне ходай яраткан.

Физәлия Дәүләтгәрәева

Чыганак: https://vk.com/public137431181

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев