Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Таһир Якупов халкыбызның сөекле былбылы иде

Әгәр исән булса, халкыбызның сөекле җырчысы Таһир Якуповка 13 май көнне 70 яшь тулган булыр иде. Татар милли җыр сәнгатенә үзеннән биниһая зур өлеш кертеп калдырган якташыбызның гомере, кызганыч, нәкъ менә чәчәк атар милли җыр хәзинәбезне баетасы да баетасы вакытта, нибары 53 яшьтә өзелгән. 13 май көнне Казанның Иске татар...

Әгәр исән булса, халкыбызның сөекле җырчысы Таһир Якуповка 13 май көнне 70 яшь тулган булыр иде. Татар милли җыр сәнгатенә үзеннән биниһая зур өлеш кертеп калдырган якташыбызның гомере, кызганыч, нәкъ менә чәчәк атар милли җыр хәзинәбезне баетасы да баетасы вакытта, нибары 53 яшьтә өзелгән.

13 май көнне Казанның Иске татар бистәсе зиратында аның кабере янында Таһир Якуповны искә алу чарасы үтте. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе администрациясе тарафыннан үткәрелгән чарада җырчының дуслары, туганнары белән беррәттән, Теләче районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов җитәкчелегендәге делегация дә катнашты.

Бу көнне Таһир Якупов рухына догалар кылынды, дуслары, туганнары искә алып сөйләде.

Нәсел тамырлары белән районыбызның Карачтау авылыннан булган Таһир Якуповның шәхси әйберләре бүген Теләче туган якны өйрәнү музеенда саклана. Исегезгә төшерәбез, аларны музейга Таһир Якуповның балачак күршесе, бертуган апасының сыйныфташы Сания апа Хәлиуллина тапшырган иде.

Фәнил Нигъмәтҗанов
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев