Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Теләче районында “Торак-2017” янгын-профилактика операциясе үткәрелә

Узган ел районыбызда 11 янгын очрагы теркәлде. Янгыннар нәтиҗәсендә 3,5 млн. сумлык матди зыян килде. 2017 елда инде 5 янгын очрагы булды. "Янгын куркынычсызлыгы турында"гы Федераль канун нигезендә, торак йортларда янгыннарны кисәтү максатыннан, район башкарма комитеты җитәкчесе карары белән Теләче районында "Торак-2017" янгын-профилактика операциясе үткәреләчәк. Әлеге операция кысаларында янгын сүндерүчеләр...

Узган ел районыбызда 11 янгын очрагы теркәлде. Янгыннар нәтиҗәсендә 3,5 млн. сумлык матди зыян килде. 2017 елда инде 5 янгын очрагы булды. "Янгын куркынычсызлыгы турында"гы Федераль канун нигезендә, торак йортларда янгыннарны кисәтү максатыннан, район башкарма комитеты җитәкчесе карары белән Теләче районында "Торак-2017" янгын-профилактика операциясе үткәреләчәк.

Әлеге операция кысаларында янгын сүндерүчеләр һәм полиция хезмәткәрләре, социаль яклау һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре ярдәмгә аеруча мохтаҗ булган күп балалы, имин булмаган гаиләләрдә, ялгыз яшәүче өлкәннәрнең, хроник чирләрдән интегүчеләрнең өйләрендә булып, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләренең ничек үтәлүен тикшерәчәк. Алар гаилә әгъзалары белән әңгәмәләр үткәрәчәкләр, белешмәлекләр таратачаклар, зарурлык булган очракта булышлык күрсәтәчәкләр.

Янгын - бик куркыныч фаҗига. Ул бернәрсәне дә аямый. Мондый бәлагә юлыкмас өчен һәркем янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәсен, балаларын да сак булырга өйрәтсен иде.

Ленар Тимерханов, район янгын күзәтчелеге бүлеге баш белгече

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев