Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Теләче районында узган ел ничә кеше ришвәт бирергә маташкан өчен шул акчаны 30 тапкыр арттырып штраф түләгән?

Бүген ришвәт сүзе белән таныш булмаган кеше бармы икән? Әлбәттә, юк. Ничек кенә сәер яңгырамасын, ришвәт белән кеше туганчы ук таныша. Кызганыч, бу сүз җәмгыятьнең һәр тармагына үтеп керде. Сыйфатлы медицина хезмәте алам, хәерсез штрафтан котылыйм дисәң, яисә башлаган эшеңнең тизрәк төгәлләнүен теләсәң, кесәңне бушатачагыңны көт тә тор! Бу әле...

Бүген ришвәт сүзе белән таныш булмаган кеше бармы икән? Әлбәттә, юк. Ничек кенә сәер яңгырамасын, ришвәт белән кеше туганчы ук таныша. Кызганыч, бу сүз җәмгыятьнең һәр тармагына үтеп керде. Сыйфатлы медицина хезмәте алам, хәерсез штрафтан котылыйм дисәң, яисә башлаган эшеңнең тизрәк төгәлләнүен теләсәң, кесәңне бушатачагыңны көт тә тор! Бу әле көндәлек мисаллар, тарихка күз салсак, ис-акыл китә торганнары да бар.
Баксаң, ришвәтнең килеп чыгуы узган гасырларга, дәүләтләр формалашкан заманга ук барып тоташа икән. Ул чорда дәрәҗәле кәнәфидә утыручылар хезмәтләре өчен өстәмә акча яки ризык алу гадәти күренеш булып исәпләнгән. Дәүләт тарафыннан бу гамәлләр тыелмаган.
Бүген исә ришвәтчелек чишеп булмаслык катлаулы мәсьәләгә әверелде. Алай гына да түгел, ул дәүләттә, җәмгыятьтә салынган тәртипләргә тулы куәткә эшләп китәргә ирек бирми, аларны җимерә, шул рәвешле кешедә ризасызлык тудыра, дәүләт башлыкларына ышанычны киметә. Хокукый таләпләрнең катгыйлыгына карамастан, ришвәтчелек очраклары көн саен арта, кайбер кешеләр өчен ул, хәтта, яшәү чыганагына әйләнә. Бу гамәлнең җинаять икәнлеген ришвәт бирүчеләрнең һәм алучыларның күбесе исәпкә алмый. Шул рәвешле алар үзләрен дә, якыннарын да куркыныч астына куя. Яман эшкә тотынганнарын суд каршына баскач кына аңлыйлар.
Мәсәлән, 2015 елда Теләче район суды тарафыннан шундый төрдәге ике җинаять эше каралган. Ике эшнең дә асылы бер: җаваплылыктан качу нияте белән административ кагыйдәләрне бозучылар юл-патруль хезмәте инспекторына "күчтәнәч" тәкъдим итә. Инспектор исә ришвәттән баш тарта һәм бу очрак турында ТРсы Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсенә хәбәр итә, шул рәвешле, җинаятьне булдырмый кала.
Ә белә торып ришвәт бирергә маташучылар тиздән суд каршына басалар һәм суд карары нигезендә тәкъдим ителгән ришвәт суммасын утыз тапкыр арттырып түлиләр. Шул рәвешле ришвәт бирүнең аянычлы нәтиҗәләргә китерүен үз мисалларында яхшы аңлыйлар. Бу очраклар башкаларга да гыйбрәт булсын иде. Ришвәт алганчы яки биргәнче аның өчен җавап тотасын онытмасак иде!
Теләче район суды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев