Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Утыз ике

- Англия галимнәренең кайберләре фикеренчә, тешләрне бөтенләй чистартмаска кирәк. Фторланган су эчү дә җитә, дип саный алар. - Нәкъ менә тиешле гигиена булмау аркасында пародонтоз, пародонтит кебек авырулар килеп чыга да инде. Тешләрне тиешенчә чистартмаганда, андагы микроорганизмнар төрле ялкынсынуга китерергә мөмкин. Әлбәттә, фтор, микроэлемент буларак, тешнең эмале өчен әһәмиятле роль...

- Англия галимнәренең кайберләре фикеренчә, тешләрне бөтенләй чистартмаска кирәк. Фторланган су эчү дә җитә, дип саный алар.


- Нәкъ менә тиешле гигиена булмау аркасында пародонтоз, пародонтит кебек авырулар килеп чыга да инде. Тешләрне тиешенчә чистартмаганда, андагы микроорганизмнар төрле ялкынсынуга китерергә мөмкин.
Әлбәттә, фтор, микроэлемент буларак, тешнең эмале өчен әһәмиятле роль уйный. Ләкин файда китерсен дисәк, 1 литр суда 1 миллиграмм фтор булырга тиеш. Ә без куллана торган суда ул бик аз күләмдә. Суны фторлау мәсьәләсе инде совет чорыннан ук күтәрелеп килсә дә, дозатор булмау сәбәпле, аның әлегәчә хәл ителгәне юк. Шуңа күрә, тешләр сәламәт булсын дисәк, иң беренче чиратта аларны чистартып, тиешле гигиенаны саклап торырга кирәк.
- Пародонтоз һәм пародонтит нәрсә белән аерыла?
- Пародонтоз булганда, тешнең сөяк тукымасының таркалуы бара, теш әкренләп кенә үзенең сөяк «ячейкасыннан»
чыга. Тышкы яктан ул сәламәт теш кебек күренеп, көннәрнең берендә кинәт кенә төшәргә мөмкин. Пародонтит исә - үлекле процесс. Бу очракта аңкаулар ялкынсына, теш араларында ярыклар барлыкка килә, үлек ага. Шунысын да әйтергә кирәк, пародонтит шикәр чире һәм кан авырулары белән параллель барырга мөмкин.

Чыганак:Мәйдан журналы

- Халык медицинасына таянып, тешләрне ныгыту өчен ниләр эшләргә мөмкин?
- Моның өчен иң яхшысы - иртә-кич ромашка, шалфей, имән кайрысы төнәтмәләре белән авыз эчен чайкарга киңәш ителә.
Үлекле ялкынсынулар булганда, авызны чәй содасы яки тоз салынган су белән чайкарга мөмкин.
- Теш пастасы сайлаганда, кайсына тукталу отышлы?
- Россия стоматологик ассоциациясе тикшеренүләре нәтиҗәсе буенча, иң күп балл җыйган теш пастасы - «Со1да1е Тоtаl». Үз тәҗрибәмә таянып та шул пастаны тәкъдим итә алам. «Новый жемчуг» пасталары да яхшылардан санала.

Сорауларга стоматолог Ирек Галиев җавап бирде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев