Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Арча районында 19 яшьлек кызны поезд бәрдергән

Татарстанның Арча районында Казандагы көллиятләрнең берсендә белем алган студент кызны пассажир поезды бәрдергән, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Россия транспортта тикшерү комитеты матбугат сәркатибе Дмитрий Захаров. 10 февраль иртәсендә Ашабаш авылы янында «Казан - Ижевск» маршруты буенча хәрәкәт иткән поезд 19 яшьлек кызны бәрдереп киткән. Кыз шунда ук һәлак булган....

Татарстанның Арча районында Казандагы көллиятләрнең берсендә белем алган студент кызны пассажир поезды бәрдергән, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Россия транспортта тикшерү комитеты матбугат сәркатибе Дмитрий Захаров.

10 февраль иртәсендә Ашабаш авылы янында «Казан - Ижевск» маршруты буенча хәрәкәт иткән поезд 19 яшьлек кызны бәрдереп киткән. Кыз шунда ук һәлак булган.

«Хәзерге вакытта әлеге фаҗиганең нечкәлекләре тикшерелә. Кыз колакчыннар киеп, музыка тыңлап бару сәбәпле, якынлашып килүче поездны абайламый калган булырга мөмкин», - дип фаразлый Дмитрий Захаров.

Чыганак:Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев