Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Җиңел автомобиль бәрдереп, Чистайда хатын-кыз ун метр биеклектәге күпердән егылып төшкән

Чистай районында җиңел автомобиль хатын-кызны күпердән бәрдереп төшергән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Урицкий урамындагы 130нчы йорт янында килеп чыккан. 10нчы модель «Лада» автомобиле, күпердә идарәсен югалтып, 39 яшьлек хатын-кызны бәрдерә. Нәтиҗәдә, ханым ун метр...

Чистай районында җиңел автомобиль хатын-кызны күпердән бәрдереп төшергән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Урицкий урамындагы 130нчы йорт янында килеп чыккан. 10нчы модель «Лада» автомобиле, күпердә идарәсен югалтып, 39 яшьлек хатын-кызны бәрдерә. Нәтиҗәдә, ханым ун метр биеклектән егылып төшә.

67нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре килгәндә, зыян күрүче шок хәлендә күпер астында ята, аның янында юл полициясенең ике хезмәткәре дә була. Инспекторлар, янгын сүндерүчеләр һәм табиблар бергәләп хатын-кызны ашыгыч ярдәм машинасына илтә. Аны Чистай үзәк район хастаханәсенә озаталар.

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев