Теләче Информ

18 ноябрь 2015 яңалыклары

  • 18 ноябрь 2015 - 11:58
    Татарстан хат ташучыларының хезмәт хаклары арта
    2016 елда «Россия почтасы» хезмәткәрләренең хезмәт хаклары артачак. Бу максатны тормышка ашыруга компания киләсе елда 6 миллиард сум акча сарыф итәргә планлаштыра. 2015 елның 1 декабреннән "Россия почтасы"ның 17 филиалында, ә 2016 елдан башлап исә тагын 65 филиалда эшләүчеләрнең хезмәт хаклары артырга тиеш. "Бәхетле" хезмәткәрләр арасында почта бүлекчәләрендә эшләүчеләр, логистик...
    1055
    0
    0
  • 18 ноябрь 2015 - 11:47
    Рөстәм Миңнеханов төрекләргә яңа сәнәгать зонасы булдырырга тәкъдим итте
    Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең "Гебзе" сәнәгать зонасы идарәсе рәисе Вахит Йылдырым белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Анда Ттаарстан ягыннан ТРикътисад министры Артем Здунов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Һашигуллин да катнашты. Әңгәмәнең...
    566
    0
    0
  • 18 ноябрь 2015 - 11:17
    Татарстанда ике балыкчы боз астына киткән
    Боз катканнан алып, Татарстанда ике балыкчының гомере өзелгән. Бу хата ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр иттеләр. Кичә, 17 ноябрьдә, Ютазы районында ике балыкчының үле гәүдәсе судан чагарылган. 1947 һәм 1949 елгы ир-атлар Башкортостан кешеләре булып чыккан. Биредә балык тоткан вакытта боз астына киткәннәр. Гадәттән тыш хәл,...
    1078
    0
    0
  • 18 ноябрь 2015 - 10:31
    Заһид Мәхмүди һәм Фәнис Камалның Mahmut Film студиясе төшергән "Җәза" фильмының ТРЕЙЛЕРЫ чыкты
    Әлеге боевик Заһид Мәхмүдинең "Әче балан" дигән китабына нигезләнгән. Фильм 9 ай төшерелгән. Әзерлек эшләре тагын да озаграк барган ди. "Бу фильм - жанры белән дә, су астында төшерелүе бе­лән дә яңалык," - ди баш режиссер Фәнис Камал. Мөселман киносы фестивале көннәрендә "Ватаным Татарстан" әлеге кино турында менә нәрсәләр язган...
    1264
    0
    1
  • 18 ноябрь 2015 - 10:10
    Гыйнвар аеннан бурычлыларның машина йөртү таныклыкларын алып кала башлаячаклар
    Дәүләт Думасы узган сишәмбедә өченче укылышта юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен, яки алиментларын түләмәгән өчен 10000 сумнан артык бурычлары җыелган кешеләрнең машина йөртү таныклыкларын алып калырга рөхсәт итүче канун кабул итте. Әлеге закон буенча, шул күләмдә яки күбрәк бурычлары булган кешеләрнең машина, җиңел моторлы самолет, яхта, квадроцикл йөртү таныклыкларын суд...
    1111
    0
    0
  • 18 ноябрь 2015 - 08:11
    Казан үзәгендәге янгынның сәбәпләре билгеле булды
    Кичә, 17 ноябрьдә, Казанның Островский урамында урнашкан офис бинасындагы янгынның беренчел сәбәпләре билгеле булды. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, янгын электрҗиһазларын монтажлау кагыйдәләре бозылу аркасында килеп чыккан. Исегезгә төшерәбез, кичә11:04 сәгатьтә Островский 57 адресы буенча урнашкан бинаның чормасы яна башлады. Янгын 12:43 сәгатьтә камап алынды, 16:58...
    1470
    0
    0
  • 18 ноябрь 2015 - 08:05
    25 ноябрьдән соң Россия акчасы рубльне ни көтә? Белгечләр фикере
    Бугенге көндә нефтькә бәяләр Россия валютасына сизелерлек тәэсир итәргә мөмкин. Эш шунда ки, ел саен 25 ноябрьдә EIAның АКШтагы нефтьнең коммерцияле запаслары турында хисаплары бастырылып чыга. Әгәр дә запаслар арткан булып чыга икән, Brent маркалы нефтькә бәя бик тиз түбәнәеп, бер барреле 42 долларга калырга момкин. Бу көннәрдә (25 ноябрьгә...
    1126
    0
    0
  • 18 ноябрь 2015 - 07:31
    “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының район этабы ярышларының җиңүчеләре
    17 ноябрь көнне Теләче мәктәбе базасында "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасы Чемпионаты кысаларында Теләче районы мәктәп командалары арасында 2015-2016 ел сезонындабаскетбол буенча муниципаль этап ярышлары оештырылды. Ярышларда районыбыз мәктәпләреннән 10 команда катнашты: Алан, Иске Җөри, Олы Мәтәскә, Олы Мишә, Теләче-1, Үзәк, Шәдке, Олы Нырсы, Теләче-2 һәм Баландыш командалары. Ярыш җиңүчеләре: 1...
    1724
    0
    0
  • 18 ноябрь 2015 - 07:28
    Өстәл теннисы буенча район ярышларының нәтиҗәләре
    17 ноябрь көнне "Батыр" спорт комплексында өстәл теннисы буенча мәктәп укучылары арасында район ярышылары узды. Ярышларда 2001,2002,2003 елгы кызлар һәм малайлар катнашты. Ярыш шәхси эшмәкәр Р.Р.Дәүләтшин финанс булышлыгы белән үткәрелде. Җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде: 2001 елгы малайлар арасында: 1 урын: Кучер Илья (Теләче) 2 урын: Сәлимов Булат (Иске Җөри) 3 урын:...
    2047
    0
    0
  • 18 ноябрь 2015 - 07:22
    Республика җитәкчелеге якташыбыз Тимур Имамиевка рәхмәт белдерде
    17 ноябрь көнне Казан шәһәренең Вахитов районы балалар иҗат үзәге базасында республиканың өстәмә белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашында "2015-2016 елда өстәмә белем бирү оешмаларының эшчәнлеге" темасына республикакүләм киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары Л.О. Сулима, республика мәктәптән тыш эш үзәге җитәкчесе М.Х. Әсәдуллин, ТР мәгариф һәм...
    1651
    0
    0
  • 18 ноябрь 2015 - 07:00
    Париждагы теракт вакытында югалган россияле үлүчеләр арасында табылган
    Париждагы террорчылык актлары вакытында хәбәрсез югалган Наталья Муравьеваның ире хатынын үлүчеләр арасыннан таныган. Бу хакта Россиянең Франциядәге илчелек вәкилләре сүзенә сылтама белән РИА "Новости" хәбәр итә. "Россия хатын-кызының ире безгә, теракт вакытында һәлак булган хатынын тануын җиткерде, - дигән илчелек вәкиле. - Аның үлеменә бәйле нечкәлекләрне әйтә алмыйм". Исегезгә төшерәбез,...
    1032
    0
    0
  • 18 ноябрь 2015 - 06:56
    Россия данын Татарстан көрәшчеләре яклый
    20-22 ноябрь көннәрендә Казанда көрәш һәм билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионаты уза. Бил алышулар "Ак Барс" көрәш сараенда уза. Татарстан башкаласына 35 илдән 400дән артык көрәшче килүе көтелә. Беренчеләрдән булып Латвия, Литва, Румыния, Молдова, Белорусия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Тажикстан һәмТтөркмәнстан командалары Казанга килергә теләк белдергән. Көрәштә Россия данын яклаучылар -...
    1317
    0
    0
  • 18 ноябрь 2015 - 06:53
    Дини түләүсез дистацион курслар уздырыла
    Каллиграфиягә, вәгазь сөйләүгә, хәләл һәм ислам хокукына кагылышлы дистацион курслар уздырыла. Россия ислам институты Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә дистацион белем күтәрү курсларын уздыра. Курслар түләүсез, укулар тәмамлангач таныклык бирелә, дип хәбәр итә Ттарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. Укулар "Гарәп каллиграфиясе", "Хәләл стандарты: теория һәм гамәли эш", "Имам...
    1127
    0
    0
  • 18 ноябрь 2015 - 06:48
    СПОРТ // "Ак Барс" буллит сериясендә оттырды
    Кичә КХЛның регуляр чемпионатында "Ак Барс" хоккейчылары Түбән Камада "Нефтехимик" командасына оттырды. Җиңүче буллит сериясендә генә ачыкланды. Шунысы кызык: моннан өч атна элек көндәшләр үзара Казанда очрашкан һәм ул вакытта, 25 октябрьдә, "Ак Барс" буллит сериясендә 2:1 исәбе белән җиңүгә ирешкән иде. КХЛ. Регуляр чемпионат. "Нефтехимик" (Түбән Кама) - "Ак...
    478
    0
    0
  • 18 ноябрь 2015 - 06:45
    Һава температурасы 13 градуска кадәр төшә
    Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 18 ноябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Аерым районнарда кар ява. Җил көньяк-көнчыгыш тарафтан исә, уртача тизлектә. юлларда бозлавык саклана. Татарстанда уртача һава температурасы төнге сәгатьләрдә - 4-9, көнчыгыш районнарда 13 градуска кадәр суыта. Көндез 3-8 градус суык...
    694
    0
    0
Реклама