Теләче Информ

25 ноябрь 2015 яңалыклары

  • 25 ноябрь 2015 - 12:28
    Китап Бәйрәменнән оператив фото-репортаж
    Теләче мәдәният йортында бүген көндезге 14.00 сәгатьтә башланган һәм әлеге минутларда дәвам итүче Китап бәйрәменнән матур мизгелләрне сезнең игътибарга датәкъдим итәбез. Чыгышлардан фото-мизгелләр: Ә менә бу фотога күз салыгыз әле, никадәр тамашачы килгән! Киләсе атнада сез бу бәйрәмнән тулы репортажны Теләче телевидениесыннан карый алачаксыз.
    1051
    0
    0
  • 25 ноябрь 2015 - 10:06
    Казан сәясәтчесе Төркиядәге вазгыять турында: “Бу Татарстан икътисадына тискәре йогынты ясарга мөмкин”
    Сәясәт фәннәре докторы, КФУ конфликтология кафедрасы мөдире Андрей Большаков Төркиянең Россия хәрби самолетына һөҗүмен Татарстан һәм, гомумән, Россия өчен җитди фактор дип белдерде. Аның фикеренчә, ике дәүләт арасындагы кинәт туган каршылыклар Төркия белән тыгыз элемтәдә булган Татарстан өчен тискәре икътисадый нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Казанның танылган сәясәтчесе "Татар-информ" МА хәбәрчесенә биргән...
    723
    0
    0
  • 25 ноябрь 2015 - 09:59
    Рубль курсы нефтькә бераз бәяләр артуы белән тотрыклы тора
    Сәүдә ачылганда доллар гамәлдәге рәсми курстан 32 тиенгә арзанрак иде, ә евро - 22 тиенгә. Бүген сәүдә ачылганда доллар һәм евро бераз төште. Рубль курсы, нефтькә бераз бәяләр артуы нәтиҗәсендә, күтәрелде. Бүген иртән доллар буенча сәүдә 65,2-65,39 сум белән башланды, уртача 1,5 минуттан курс 65,3 сум булган. Шул ук вакытта...
    663
    0
    0
  • 25 ноябрь 2015 - 09:52
    Әлмәт районында яңа туган бала мәете табылган
    Яңа туган ир баланың үле гәүдәсе Әлмәт районындагы көнкүреш калдыклар аралау заводында табылган. Полиция бүлегенә бу хакта 23 ноябрьдә хәбәр кергән. Аңа станция мастеры тап була һәм полициягә хәбәр итә. Колшәрип авылына якын урнашкан бу урынга көнкүреш калдыкларын бөтен районнан китерсәләр дә, бала мәете табылган чүп өемнәренең Әлмәттән китерелгәнлеге тәгаенләнгән....
    688
    0
    0
  • 25 ноябрь 2015 - 09:42
    Дмитрий Медведев Төркия белән уртак проектлардан баш тарту ихтималын җиткерде
    Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев, Төркия белән уртак проектлардан баш тарту мөмкинлеге турында сөйләде. Россия әлеге адымга илнең Су-24 очкычы Төркия гаскәриләре тарафыннан бәреп төшерелгәннән соң барырга мәҗбүр. - Россия һәм Төркия арасындагы күптәннән килгән күршеләрчә дуслык багланышлары, шул исәптән икътисадый һәм гуманитар тармаклар белән бәйле мөнәсәбәтләр өзелде, - дип белдерде...
    723
    0
    0
  • 25 ноябрь 2015 - 07:34
    Бәреп төшерелгән Су-24 истребителе очучыларының берсе коткарылган
    Төркия гаскәриләре таарфыннан бәреп төшерелгән Россиянең Су-24 истребителе очучыларының берсе куркынычсыз урында. бу хакта җирле матбугат чаралары аша хәбәр ителде. Су-24 очкычының бер пилотын Сүрия хәрбиләре эвакуацияләгән. Хәзер ул Россия авиациясе базасында - куркынычсыз урында, дип хәбәр ителә. Ливанның Al Mayadeen телеканалы, мәсәлән, Россия хәрбиен эзләү операциясе алты сәгатькә сузылган,...
    588
    0
    0
  • 25 ноябрь 2015 - 07:29
    Илдар Халиков “Корея – Татарстан” ассоциациясе җитәкчесе Су-Мен Ким белән очрашты
    Без Татарстан Республикасының, Мәскәү һәм илнең тагын берничә төбәге белән беррәттән, Кореянең стратегик партнеры булуы белән горурланабыз. Бу хакта ТР Премьер-министры Илдар Халиков "Корея - Татарстан" ассоциациясе җитәкчесе Су-Мен Ким белән очрашуда белдерде. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Татарстан Премьер-министры Россия белән Корея арасында...
    604
    0
    0
  • 25 ноябрь 2015 - 07:17
    Юл-транспорт һәлакәте булган
    Кичә, 24 ноябрьдә көндез 11:35 сәгатьтә Шәмәрдән - Казан юлының 65 нче чакырымында - Теләче һәм Питрәч районнары чигендә өч машина бәрелешә. Зыян күрүчеләр һәм авариянең килеп чыгу сәбәпләре турында мәгълүмат ачыклана.
    649
    0
    0
  • 25 ноябрь 2015 - 07:06
    Ростуризм Төркиягә юлламалар сатуны туктатмакчы була
    Федераль туризм агентлыгы, Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавровның Төркия Республикасында террорчылык куркынычы булуы турында белдерүе, шулай ук хәзер анда булган Россия туристлары куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, турагентларга Төркиягә турлар сатуны туктатырга тәкъдим итте. "1996 елның 24 ноябрендә имзаланган "Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында"гы Федераль канунның 14 нче маддәсе...
    573
    0
    0
  • 25 ноябрь 2015 - 06:29
    Кар ява һәм 7 градуска кадәр суыта
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 25 ноябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк, республиканың кайбер районнарында кар явуы көтелә. Көньяк-көнчыгыш тарафтан уртача тизлектә җил исә. Юлларда - бозлавык. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 2-7, көндез - 0-3 градус салкын булачак. Теләчедә бераз кар...
    586
    0
    0
  • 25 ноябрь 2015 - 06:19
    “Татар моңы”нда - безнекләр!
    25 ноябрь көнне "Татар моңы" Яшь башкаручылар фестиваленең икенче туры узачак. Анда районыбыз егетләре Ранис Гатауллин, Инсаф Бәдретдинов һәм Миндияр Шәймәрдановлар катнаша. 26-27 ноябрь көннәрендә "ТНВ - Яңа гасыр" телеканалында барачак өченче турда егетләр өчен интерактив тавыш бирергә чакырабыз.
    489
    0
    0
  • 25 ноябрь 2015 - 06:11
    Батырлар онытылмый
    Узган атнада Саба районы Олы Кибәче авылында истәлекле вакыйга булды. Тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларына, шулай ук Бөек Ватан сугышыннан исән - имин туган якларына кайткан ветераннар истәлегенә һәйкәл куелды. Әлеге изге эшне район эшмәкәре Рифкать Шәфыйков башлап йөрде. Үзенең гаиләсе, балалары белән киңәшеп һәйкәл төзүгә иганәчелек күрсәтә. Туган...
    1
    0
    0
  • 25 ноябрь 2015 - 06:01
    Тагын санаячаклар!
    2016 елның 1 июленнән 15 августка кадәр II Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу кампаниясе үткәреләчәк. Бу уңайдан илдә, республикада, шул исәптән районда да әлеге дәүләткүләм чарага әзерлек эшләре башланды инде. Мәсәлән, районда шушы кампанияне башкарып чыгу өчен 15 кешедән торган җаваплы комиссия төзелде. Бүген без ТР Дәүләт статистикасы комитетының II...
    672
    0
    0
  • 25 ноябрь 2015 - 05:49
    Теләче укучылары - югары уку йортында
    Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе белән Теләче районы арасында дуслык күпере сузылган. Ел саен академиядә белем алучы Теләче районы студентлары белән районыбыз җитәкчелегенең очрашып, күрешүе матур традициягә керде. Быел да муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин җитәкчелегендә спорт өлкәсендә эшләүче җаваплы белгечләр, әлеге уку йортына укырга керергә...
    1155
    0
    0
  • 25 ноябрь 2015 - 05:42
    Бүген “Кайнар линия” үткәрелә (хәрби чакырылыш буенча)
    Бүген, 25 ноябрь көнне республикабыз призывниклары өчен "Кайнар линия" үткәрелә. Әлеге чараны ТР ның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм ТР Хәрби Комиссариаты вәкилләре үткәрә. Белешмәләр өчен телефон: 8(843) 236 - 40 - 17; 8(843) 236 - 89 - 15; 8(843) 236 - 40 - 62.
    553
    0
    0
Реклама