Ришат Төхвәтуллинны тамашачы таланты, сәхнәдә үз-үзен тотышы, яшьлеге-чибәрлеге (сәхнә кешесенә анысы да бик мөһим) өчен дә үз итте. Күптәннән очрашасы килү теләге туса да, безгә бераз соңрак танышырга, аралашырга насыйп булды.
- Мин Башкортстанның Туймазы районы Карамалы-Гобәй авылында 1989 елның 3 мартында туганмын, - дип башлап китте сүзен җырчы. -...