Теләче Информ

12 октябрь 2017 яңалыклары

  • 12 октябрь 2017 - 18:37
    Уфа кешесе җиңел машина белән 12 сыер малы урлап ташыган (ВИДЕО)
    Уфада яшәүче бер ир улына гадәти булмаган бүләк ясарга уйлаган. Нинди бүләк дисезме? Сыер көтүе! Ләкин ир-ат бүләккә акча туздырырга теләмәгән, җиңелрәк юлны сайлаган. Бервакыт ГИБДД хезмәткәрләре арткы утыргычына бозау утырткан ВАЗ-2107 машинасын туктата. Йөртүченең бөтен документлары да тәртиптә, ләкин ул машинасындагы тана бозауны гына үзенеке булуын дәлилли алмый. Тикшерүләр...
    824
    0
    0
  • 12 октябрь 2017 - 18:28
    Миләүшә гөл (фиалка)
    Миләүшә гөл - бик нәзберек үсемлек. Чәчәк белән сөендерсен өчен берничә шартны үтәргә кирәк. Яктылык. Гөлгә көнчыгышка карап торган, иркен, зур тәрәзә төбе кирәк. Шул ук вакытта ул туры кояш нурларын яратмый. Кояш тәэсирендә аның яфраклары көя башлый. Сугару. Туфрак гел дымлы да, коры да торырга тиеш түгел. Дымлылык. Коры...
    791
    0
    0
  • 12 октябрь 2017 - 17:22
    2018 елда Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү көннәре билгеле
    2018 елда Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү вакыты билгеле булды. Әлеге мәгълүматны Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы номатив хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырган. Документ нигезендә, 2018 елда Бердәм дәүләт имтиханнары 28 майда география һәм информатика тапшырудан башланачак. 30 майда - база дәрәҗәсендәге математика, 1 июньдә профильле математика буенча имтихан планлаштырылган....
    860
    0
    0
  • 12 октябрь 2017 - 12:47
    Мин бит сине шундый яратам! (Нәзифә КӘРИМОВА)
    Мәүҗидә апаның бер сәер гәдәте бар. Сәер дип инде, бу аның өчен ихтыяҗ, башкача булдыра алмый. Ул авылда булган яңалыкларны, һәр көнне дип әйтерлек, стенада эленеп торган өзмә календарь кырыйларына язып бара. Календарьның бер битен дә өздерми, өскә күтәреп куя иде. Әллә ничәнче елгы календарьлары бар аның. Саргаеп, битләре өскә...
    1006
    0
    0
  • 12 октябрь 2017 - 12:39
    "Су анасы" Габдулла Тукай әкияте буенча кызыклы мультфильм
    "Су анасы" Габдулла Тукай әкияте буенча кызыклы мультфильм https://vk.com/videos-65354835
    3183
    0
    0
  • 12 октябрь 2017 - 12:24
    Әниләр колагына: экономияләү серләре
    «Чын хатын-кыз бизәнү әйберләре һәм хушбуйга акчаны беркайчан да жәлләми. Әгәр инде акчаны янга калдырырга бик кирәк булса, ашауга акчаны азрак тота». Сезнең мондый гыйбарә ишеткәнегез бармы? Бер яктан карасаң, бу сүз белән килешмәү мөмкин түгел: һәр хатын-кызның гүзәл буласы килә, ә артык авырлык беркемне дә бизәми. Икенче яктан, матур...
    832
    0
    0
  • 12 октябрь 2017 - 12:19
    13-14 октябрь көннәрендә бик көчле магнит давыллары көтелә.
    13-14 октябрь көннәрендә бик көчле магнит давыллары көтелә. Шунлыктан бу көннәрдә үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлегенә карата аеруча игътибарлы булыгыз.
    717
    0
    0
  • 12 октябрь 2017 - 12:16
    Низаглы йорт: абыйсы энесенең гаиләсен йорттан куа
    «Үзебез салган йортта яши алмыйбыз. Иремнең абыйсы безне төп нигездән куа. Кышка каршы ирем, кызым, ике оныгым белән кая барыйк? Нигә бу дөньяда оятсыз «акулалар» гына үзләре теләгәнчә кылана? Хәләл көч белән тапкан, маңгай тирен тамызып төзегән йортыбызда тынычлап яши алмыйбыз. Безнең кебек гади халыкны яклый торган берәр закон бармы?»...
    762
    0
    0
  • 12 октябрь 2017 - 12:09
    Казанда 19 яшьлек кызны поезд бәрдереп үтергән
    Фаҗига "Юдино" станциясе паркында булган. Казанда "Юдино" станциясе паркында вагоннарны җибәргәндә, поезд 19 яшьлек кызны бәрдергән һәм кызның гомере өзелгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының транспорт буенча Идел буе тикшерү идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Фаҗига урынында тикшерүчеләр эшли, өстәмә мәгълүматлар туплана. Шулай ук тикшерүчеләр тимер юллар җитәкчелегенә объектларда куркынычсызлык...
    1632
    0
    0
  • 12 октябрь 2017 - 11:58
    Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында "Мәктәп, билгеләр" дигән мобиль кушымта булдырылды
    Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында ата-аналар өчен махсус "Мәктәп, билгеләр" дигән яңа мобиль кушымта барлыкка килде. Бу хакта Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы сайтында хәбәр ителә. Кушымта ярдәмендә реаль вакыт режимында баланың алган билгеләрен күзәтеп барырга һәм мәктәп картасы балансын тулыландырырга була. Сервистан куллану өчен "Татарстанда электрон белем бирү"...
    637
    0
    0
  • 12 октябрь 2017 - 11:39
    Яр Чаллыда үткәрелгән чемпионатта полиция хезмәткәрләре 3 урынга лаек булдылар
    Шушы көннәрдә Яр Чаллы каласында полиция хезмәткәрләренең чираттагы ярышлары узды. Бу юлы полиция хезмәткәрләре дзюдо буенча республика Чемпионатында көч сынашты. Бәйгедә 100 дән артык көрәшче катнашты. Шулар арасыннан Дамир Кадыйров, Әбүзәр Галиев, Газинур Нурмиев,Фидарис Әгләмутдиновлар безнең район данын якладылар. Нәтиҗәдә, безнең район командасы республикада 3нче урынны алды.
    368
    0
    0
  • 12 октябрь 2017 - 09:47
    «Иремнең саранлыгы балабызны чак үтермәде…» [булган хәл]
    «Ир-атларга ышанма икән… Яшь кызлар гомер итәргә егетләр сайлаганда игътибарлы булсын иде, минем кебек хәлгә калмасыннар!» Менә шундый киңәшләр белән Гөлназ сүзен башлады. Гыйбрәт булсын дип, үз тормышын сөйләп бирде ул. //Tatar today// Гөлназ белән мине балаларыбыз таныштырды. Гел елмаеп торучы, күргән саен матур итеп исәнләшүче Амиләне игътибарсыз калдырып булмый...
    926
    0
    0
  • 12 октябрь 2017 - 09:05
    200 һәм 2000 сумлык банкнотлар кулланылышка керде
    12 октябрьдән Россиядә 200 һәм 2000 сумлык банкнотлар кулланылышка керә башлады, - дип хәбәр итә Россия Үзәк банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина. Бу хакта "РИА Новости" язып чыккан. "Бүгенге көннән банкнотлар әйләнешкә керә башлаячак. Октябрь аенда беренче булып яңа банкнотларны сурәтләре тасвирланган төбәкләр (Ерак Көнчыгыш, Кырым), шулай ук Мәскәү алачак", -...
    576
    0
    0
  • 12 октябрь 2017 - 09:00
    Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасы территориясендә өмә уткәрелде
    Чисталык икеайлыгы кысаларында, 3нче нормерлы балалар бакчасы территориясен җыештыру буенча өмә үткәрелде. Бакча хезмәткәрләре бакча яны участогын, территориясен корыган үләннәрдән, коелган сары яфраклардан, чүптән арындырдылар, чәчәклекләрне чистарттылар, өлгергән орлыкларны киләсе язга хәстәрләп жыйдылар. Елена Сафина
    343
    0
    0
  • 12 октябрь 2017 - 08:34
    Лицеисты из Набережных Челнов представят Россию на JuniorSkills в Абу-Даби
    Команда лицея инновационных технологий № 36 Набережных Челнов представит Россию на международных презентационных соревнованиях JuniorSkills в рамках мирового чемпионата WorldSkills Competitions Abu-Dhabi-2017 по компетенции «Мобильная робототехника 14+». Соревнования JuniorSkills состоятся с 14 по 19 октября в столице Объединенных Арабских Эмиратов по трем компетенциям: электромонтажные работы, мобильная робототехника, графический дизайн. Для...
    596
    0
    0
Реклама