31 март 2016 яңалыклары
-
"Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" бәйгесе үткәрелә
2 апрельдә "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" бәйгесе үткәрелә. Әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку буенча уздырылучы ошбу бәйге 19нчы мәртәбә оештырыла. Әлеге бәйгене "Мөслимә" газетасы мөхәррире Әлмира Әдиятуллина "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды һәм Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе ярдәмендә оештыра. Бәйгедә 4-18 яшьлек балалар катнаша, аларны төрле яшь төркемнәренә...
-
Теләче гүзәлләре, "Идел кызы" бәйгесендә катнашырга чакырабыз
"Идел" журналы матур традицияләренә тугры калып, гүзәл затларыбызга атап оештырылган "Идел кызы" бәйгесенең чираттагысын игълан итә. Быелгы бәйге ике этаптан торачак. Иң элек сез "Идел" журналының "ВКонтакте"дагы төркемендә портрет фотогызны сайлап алып, үзегез турында кыскача гына язарга, фотогызны http://vk.com/album-86196948_229744005 адресы буенча "Идел кызы - 2016" альбомына урнаштырырга тиеш. Игътибар, сездән...
-
"Локомотив" – "Рубин" матчын туры эфирда карап булачак
3 апрельдә Казанның "Рубин" футболчылары Мәскәүдә "Локомотив" командасы белән очраша. Әлеге матч туры эфирда трансляцияләнәчәк. "Матч ТВ" телеканалы үз тарихында беренче тапкыр Россия футбол чемпионатының бер турындагы 5 матчын туры эфирга чыгарырга җыена. Алар арасында Казан командасының да уены бар. "Матч ТВ" аша күрсәтеләчәк матчлар вакыты: 2 апрель: "Терек" -...
-
Татарстанда бер көн эчендә 23 исерек йөртүче тоткарланган
Узган тәүлектә республика юлларында кеше сәламәтлегенә зыян китерердәй 15 юл-транспорт һәлакәте булган. Һәлакәт аркасында 1 кешенең гомере өзелгән, 18е төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте алган. Кичә, 30 мартта, Татарстанда исерек килеш руль артына утырган 23 машина йөртүче тоткарланган. Моннан тыш, рөхсәт ителмәгән урында каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның - 122, балаларны...
-
30 март көнне ай буе дәвам иткән мини-футбол буенча район беренчелегенең финал ярышлары уздырылды
30 март көнне «Батыр» спорткомплексында Теләче муниципаль районы яңадан торгызылуга 25 ел тулу уңаеннан оешма-предприятияләр ир-егетлэр командалары арасында мини-футбол буенча район беренчелегенең финал ярышлары узды. Әлеге кискен ярышларда 1 урынны Теләче урта мәктәбе командасы, 2 урынны спорт мәктәбе командасы, 3 урынны- Теләче урта мәктәбе укучылары командасы, 4 урынны - район...
-
Чаллы күперендә куркыныч һәлакәт булган
Чаллыдагы һәлакәт бүген, 31 мартта - иртәнге сәгатьләрдә килеп чыккан. Юл-транспорт һәлакәте "Челныгорстрой" һәм "Пединститут" тукталышлары арасындагы күпердә булган. Ике машина "маңгайга-маңгай" бәрелешкән. Шуннан аларны башка автомобильләргә "тотып аткан". Һәлакәт аркасында 25әр яшьлек ике ир-атның сәламәтлегенә җитди зыян килгән, дип җиткерә "Челнинские известия". Машина йөртүчеләрнең берсе комада, диелә. Һәлакәт сәбәпләрен...
-
Татарстанда 2030 елга кадәр арада атом электростанциясе төзелергә мөмкин
РФ Энергетика министрлыгы инициативасы буенча Татарстанда атом электростанциясе (АЭС) төзелә башларга мөмкин. Бу хакта "Генерирующая компания" җәмгыяте генераль директоры Рәүзил Хаҗиев җиткергән, дип яза "Коммерсант". "Ерак планнарда атом станциясе бар. Аның төзелеше федераль программаларга да кертелгән, - дигән ул. - Хәзерге вакытта бу идея уңаеннан РФ Энергетика министрлыгында фикер алышына"....
-
Теләченең яшь спортчылары бадминтон буенча Республика беренчелеге ярышларында катнашып кайттылар
28-29 март көннәрендә Казан шәһәренең бадминтон үзәгендә бадминтон буенча Республика беренчелеге булып узды. Чараның ачылыш тантанасында Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республиканың яшьләр һәм спорт эшләре министры Владимир Леонов, Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе ректоры Йосыф Якубов һәм ТРның бадминтон федерациясе президенты Юрий Чаплыгин катнашты. Ярышта республикабыз...
-
ИлГәрәй белән Альбина Апанаева ни өчен берләшеп концертлар куюдан туктаган? (+ клиплар)
Альбина Апанаева белән ИлГәрәй берара уртак концертлар куеп йөрделәр дә, кинәт "аерылдылар". Ә быел ИлГәрәй Казанда һәм күп кенә районнарда Венер Сәлимов белән бергә концертлар оештырды. ИлГәрәй Альбина белән сүзгә килгәнме, яисә башка сәбәпләре бармы? Бу хакта үзләреннән сораштык. - Кияүгә чыгып, авырга узу сәбәпле, ИлГәрәй белән концерт оештыру мөмкинлеге...