Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

КАРАҖИЛӘК НИДӘН ФАЙДАЛЫ?

Караҗиләк — иң файдалы җиләкләрнең берсе. Аның халык медицинасында кулланыла торган үзлекләрен галимнәр дә исбатлады. Караҗиләкнең күзләр өчен файдалы булуы һәркемгә мәгълүм. Ул организмны күзнең челтәр катлавына зыян салучы ирекле радикаллардан саклый. Картаю процессын тоткарлый, күздәге кан тамырлары һәм капиллярлар эшчәнлеген нормага сала. Күз күремен яхшырту өчен табиблар караҗиләк ашарга киңәш итә

Җиләк организмны тимергә баета. Йөрәк мускулларының кан белән тәэмин ителешен арттырып, “насос”ны ныгыта. Караҗиләк составында канның оешучанлыгын киметүче матдә барлыгы да ачыкланды. Шуңа да аны һәрдаим ашау тромблар барлыкка килүне һәм миокард инфарктын кисәтә.

Халык медицинасы караҗиләкне хроник энтероколитны, эч китүне дәвалау өчен, ашказаны-эчәк тракты ялкынсынганда киңәш итә. Сару кайнаганда да ярдәмгә килә. Аны бөердә таш булганда, тозлар алмашы бозылганда да киңәш итәләр.

Караҗиләк составында кандагы шикәр күләмен киметүче матдә бар. Табиблар шикәр күләмен киметүче препарат эчкәндә әлеге җиләкне ашарга киңәш итми.

Еш салкын тиеп чир­лә­­гәндә, каты авырудан тернәкләнеп килгәндә, шулай ук аппетиты начар булган өлкәннәр һәм балалар өчен ул аеруча файдалы.

Америка галимнәре белдергәнчә, караҗиләк организмны канцерогеннар тәэсиреннән саклый һәм юан эчәк яман шеше үсешен тоткарлый. 

Сак булыгыз! Караҗиләкне эч катканда ашарга ярамый.

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев