Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Яшел тәмләткечләрнең файдасы

Авитаминоз булмасын өчен яшелчә, җиләк-җимеш, яшел тәмләткечләрне күбрәк ашарга кирәк.

Укропның яфракларында В1, В2, С, РР, Р витаминнары, каротин, фолий кислотасы, тимер тозы, фосфор, кальций һәм калий бар. Ул шулай ук эфир майларына бай. Укроп кан тамырларын киңәйтә, кан басымын төшерә.

Петрушка – иң популяр һәм иң файдалы тәмләткеч. Аңарда кальций, магний, тимер, калий, фтор һәм фосфор бар. Йөрәк авыруларыннан җәфаланучыларга аны күбрәк ашарга киңәш итәләр. Ул пародонтоз вакытында да файдалы.

Яшел суганда исә цинк, кальций, фосфор күп, шуның белән ул сөякләр өчен файдалы. Суган иммунитетны яхшырта, йөрәк-кан тамырларын ныгыта.

Яфраклы салат кан составын, матдәләр алмашын яхшырта, ашкайнатуны тизләтә, нерв системасын тынычландыра, кан басымын төшерә, организмнан начар холестеринны чыгара.

Сельдерей – сәламәтлек өчен иң куркынычсыз тәмләткеч. Аңарда С витамины, кальций тозы һәм фосфор бар. Ул картаю процессын акрынайта, матдәләр алмашын яхшырта, артык гәүдә авырлыгыннан котылырга булыша. Сельдерей тамыры магний, кальций, калий, марганец, тимер һәм цинкка бай. Аны шакмаклап турап яки угычта уып, салатларга кушалар. Пешкән сельдерей тамыры бәрәңгене хәтерләтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X