Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

«Бердәм Россия»дә алдан тавыш бирү башланды

Татарстанда процедура ачык модель буенча оештырылган: Татарстанның теләсә кайсы сайлаучысы үзенә ошаган кандидат өчен үз тавышын бирә ала.

«Бердәм Россия»дә праймериз башланды, алар партиядән Дәүләт Думасына көзге сайлауларга кандидатлар билгеләргә ярдәм итәчәк. 24 майдан 30 майга кадәр алдан тавыш бирү онлайн-форматта pg.er.ru порталында узачак. Ә референдумның соңгы көнендә, 30 майда, ТР да онлайн-тавыш бирү булачак.

Татарстанда процедура ачык модель буенча оештырылган: Татарстанның теләсә кайсы сайлаучысы үзенә ошаган кандидат өчен үз тавышын бирә ала.

Алдан тавыш бирүдә катнашу өчен 96 Татарстан кандидаты теркәлгән, бу 2016 елның Дәүләт Думасына сайлауларда катнашырга теләк белдерүчеләр саныннан ике тапкырга диярлек артып китә. Теркәлгән кандидатларның һәр икенчесе - 40 яшькә кадәрге граждан. Шул ук вакытта праймеризда катнашучыларның 50% ы нинди дә булса партия әгъзалары булып тормый. Кандидатлар арасында волонтерлар, җәмәгатьчеләр, дәүләт хезмәткәрләре, укучылар, медицина хезмәткәрләре, педагоглар, бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре бар. 

Татарстанның барлык районнарында кандидатлар халык белән очрашулар узды, алар барышында сайлаучылар алдан тавыш бирүдә катнашкан һәр кеше һәм аның программа ниятләре турында тулы мәгълүмат ала алдылар. Үзпрезентация видеоформатта үткәрелде: кандидатлар үзләре турында видеороликлар төшерделәр һәм аларны интернетта ачык итеп урнаштырдылар.

Татарстанда тавыш бирү онлайн һәм очно уза. «Идел-Пресс» типографиясе мәйданчыгында 900 меңгә якын бюллетень бастырылачак. Якындагы җиде көн дәвамында документлар хисап участокларына тапшырылачак: 30 майда республикада алар 550 дән артык булачак. Участокларда эш Роспотребнадзор санитар-эпидемиологик рекомендацияләренә тулысынча туры китереп башкарылачак.

 Дәүләт Думасына сайлауларда, шулай ук сентябрь аенда төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге кампанияләрдә «Бердәм Россия» не тәкъдим итәчәк кандидатлар исемлеге 19 июньдә партия съездында расланачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев