Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

"Чәчәкләр - җәйнең бизәге"

Караширмә мәдәният йорты "Чәчәкләр-җәйнең бизәге"дип аталган иң матур ишегалды конкурсы үткәрде.

Матурлык. Бер ел фасылы белән дә тиңләштереп булмый торган матурлык. Җир - гаҗәеп матур келәм.  Нинди генә чәчәкләр юк. Соклангыч.  Без барыбыз да чәчәкләр яратабыз. Бакчаларыбызда нинди генә чәчәкләр үсми. Анда җәй буе, тирә-юньгә ямь биреп, розалар, кашкарыйлар, ап-ак ромашкалар, аллы-гөлле лаләләр, төрле төстәге лилияләр шаулап утыралар. Без аларга көн дә су сибәбез, чүп үләннәрдән арындырабыз, алар белән сөйләшеп йөрибез, чөнки чәчәкләр җанга тынычлык бирәләр, кәефебезне күтәрәләр. Алар, тирә-якка ямь биреп, тормышыбызны бизәп торалар. Моның өчен матурлыкны күрә, йөрәгең белән тоя белергә кирәк. 
Шул максаттан Караширмә мәдәният йорты "Чәчәкләр-җәйнең бизәге"дип аталган иң матур ишегалды конкурсы игълан итте. Билгеле, авылда яшәгән, матурлыкны чын куңелдән яратучылар  битараф калмадылар. Нинди генә шау чәчәккә күмелгән ишегаллары юк иде. Анда үскән чәчәк композицияләре күзләрне камаштыра, күңелләргә дә рәхәтлек өсти, кәефне күтәрә.  Димәк, бездә матурлыкны чын куңелдән яратучы, аны үз куллары белән тудыручы кешеләр яши. Искиткеч.
Һәр катнашучының ишегалддын карап чыккач, урыннар билгеләве дә авыр булды. Андагы матурлыкны үз күзләрең белән күрмәсәң, сүз белән генә аңлатып булмый. Шулай да без түбәндәге нәтиҗәләргә килдек.
1 урын  - Курбанова Райлә, Абдуллина Дамира
2 урын - Пакшина Света, Хабибрахманова Фәния, Иксанова Диләрә
3 урын - Фаттахова Зөлфия, Закирова Рәзинәләр яулады.
Димәк, без битараф түгел. Табигатьнең матурлыгын куреп, саклап, чисталык булдырып яшәуче халык. Бик зур рәхмәт. Аларга алда да зур уңышлар теләп калам. 

Караширмә мәдәният йорты мөдире Әклимә Магдиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев