Миңнеханов Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев белән очрашты
В республике

Миңнеханов Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев белән очрашты

Дүшәмбе көнне, 12 октябрьдә, Татарстан Хөкүмәте Йортында Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Теннис федерациясе президенты Шамил белән очрашты. Алар Татарстан спортчыларының 2026 елдагы казанышлары, республикада теннис үсеше һәм булачак ярышларны уздыру турында фикер алышты.

Очрашуда шулай ук спорт инфраструктурасы төзелеше темасына да игътибар бирелде. Бүгенге көндә Татарстанда теннис белән 4 меңнән артык кеше шөгыльләнә, спорт мәктәпләрендә дүрт бүлек эшли, ел саен 40ка якын турнир уздырыла.

Фото: rais.tatarstan.ru


Нет комментариев