Татарстанда дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт хакы арта
В республике

Татарстанда дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт хакы арта

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2027 елның 1 гыйнварыннан республика дәүләт граждан хезмәткәрләренең айлык окладларың 10% ка арттыру турындагы Указга кул куйды. Рәсми документ ТР Рәисе сайтында урнаштырылган.

Документлар нигезендә, дәүләт хезмәтенең кече төркеменең 3 нче разряд белгече һәм җитәкче сәркатибе оклады 18 621 сум тәшкил итәчәк, ә министрныкы  — 65 049 сум. Республика Министрлар Кабинетына Указны гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны финанслауны тәэмин итү йөкләнгән. 

Документлар аңа кул куелган көннән үз көченә керә.


Нет комментариев