Котлыйбыз!
Район яңалыклары

Котлыйбыз!

12 октябрь 2026 елда Мәскәүдә, «Ростов-Суздаль» конференц-залында XI Бөтенроссия фәнни-гамәли «Сәләтле ата-аналар мәктәбе» конференциясе узды.

Чара гаиләләрне тарихи хәтерне саклауга һәм иҗади инициативаларын хуплауга җәлеп итү практикаларына багышланган иде. Конференциядә Теләченең беренче номерлы балалар бакчасыннан тәрбияче Хисаметдинова Ләйсән Наил кызы, тәрбияләнүче Зифа һәм әнисе Энҗе Бәдретдиновлар да катнашты.

Конференция кысаларында «Хезмәт батырлыгын данлыйбыз» бәйгесе җиңүчеләрен хөрмәтләделәр. Безнең команда тәкъдим иткән гаилә проекты жюри тарафыннан югары бәяләнде һәм алар җиңүче дипломы белән бүләкләнделәр.

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы Бәдретдиновлар гаиләсен лаеклы җиңүләре белән котлый! Педагогларыбызның, ата-аналарыбызның мөһим социаль һәм патриотик башлангычларда актив катнашуы белән горурланбыз!


Нет комментариев