Казанда, Сәет Галиев исемендәге яңартылган мәдәният йорты сәхнәсендә, «Мин сине яратам, тормыш» (55+) беренче иҗат фестиваль-бәйгесе узды.
Бөтен республиканы колачлаган бәйгедә Үзәк авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Нурлыяз» вокаль ансамбле дә катнашты. Ансамбль чыгышы жюрины ихласлыгы, күптавышлылыгы һәм сайланган репертуары белән таң калдырды. Бәйге йомгаклары буенча Үзәк бистәсе коллективы II дәрәҗә лауреат Дипломы белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
Нет комментариев