Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

«Иннополис» чит ил компанияләрен аның резидентлары булырга чакыра

Алар арасында Яндекс, Сбербанк, Тинькофф, X5, S7, Росатом компанияләре бар.

Югары технологияләр шәһәре - Иннополис чит ил компанияләренә «Иннополис» махсус икътисадый зонасы (МИЗ) территориясендә вәкиллекләр ачарга тәкъдим итә, алар арасында Яндекс, Сбербанк, Тинькофф, X5, S7, Росатом, шулай ук чит ил компанияләре — Soramitsu, Schneider Electric һәм башкалар бар, дип хәбәр итә МИЗ Матбугат хезмәте. 

"Күп кенә чит ил компанияләренә Татарстан һәм Иннополис инновацион үзәге ишетеп кенә билгеле түгел. Республика Хөкүмәт дәрәҗәсендә дә, корпоратив секторда да халыкара элемтәләрне актив киңәйтә, ә Иннополис Университетының дөнья компанияләре, чит ил профессорлары һәм фәнни үзәкләр белән эшләү тәҗрибәсе бай. Без Иннополиста чит ил IT-компанияләре өчен Россия законнары нигезендә чаралар комплексын тәкъдим итәргә әзер»,-диде ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов.

Шулай ук Иннополиста ярдәм чаралары комплексы эшли. Мәсәлән, махсус икътисадый зона резидентлары IT-кадрлар сайлауда ярдәм ала алалар. Шәһәрдә ел саен квалификацияле IT-белгечләр әзерләүче университет һәм рекрутинг үзәге урнашкан. 

Моннан тыш, Иннополис резидентлары булырга теләк белдергән компанияләр юридик затның филиалын ачуда, шулай ук коворкингтагы офисны арендага алу яки эш урыннары алуда ярдәм алалар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев