Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Иртәнге чәйгә тәмле белен пешерәбез.

Кирәкле әйберләр: он – бер ыстакан, кефир – бер ыстакан, кайнаган су – бер ыстакан, йомырка – ике данә, шикәр комы – 1,5-2 аш кашыгы, сода – 0,5 балкашыгы, көнбагыш мае – 2 аш кашыгы. тоз – 0,5 балкашыгы.

Әзерлибез:
Йомыркага тоз салып яхшылап болгатабыз.
Шуңа болгата-болгата кайнар су өстибез. Кефирны салабыз.
Онны сода белән болгатабыз да шулар өстенә салабыз һәм шикәр комы белән көнбагыш маен өстибез. Бик яхшылап болгатабыз.
Камырны 10 минутка калдырабыз.
Камырны майлаган табага салып пешерәбез. Бик тәмле, йомшак беленнәр килеп чыга.
Иртәнге чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев