Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше зыян күргән

Авария бүген иртәнге унбердә Җиңү проспекты һәм Дубравная урамы киселешендә булды.

Казанда ике чит ил машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә бер кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га Казан автоинспекциясендә сөйләделәр.

Бүген 10.50 сәгатьтә Җиңү проспекты һәм Дубравная урамы киселешендә «Фольксваген» һәм «Хендэ» бәрелешкән. Җиңел машиналарның берсе бәрелүдән трамвай юлларына чыга.

«Башлангыч мәгълүматларга караганда, авариядә бер автомобиль пассажиры зыян күргән. Авария урынында ЮХИДИ инспекторлары эшли», — дип сөйләделәр ЮХИДИ агентлыгына.

 

yandex.ru

Юлның әлеге участогында бөке барлыкка килгән.

Фото: скриншот видео

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев