Казанның «Вечный огонь» киноширкәте Казан суворов хәрби училищесы киностудиясе белән берлектә, «ТАИФ» ГК финанс ярдәме белән төшергән, «Танкист» нәфис фильмы Бөтенроссия «ТЭФИ-Регион» телевизион премиясенең финалистлары өчлегенә керде.
Фильм Александр Твардовскийның «Рассказ танкиста» шигыре мотивы буенча төшерелгән һәм Бөек Ватан сугышы елларында малай белән танк экипажы командирының танышу тарихына багышланган. Режиссер — Елизавета Киселева, төп рольләрдә — Дмитрий Смирнов, Андрей Еналеев уйный.
Нет комментариев