Бүген Теләче мәктәбендә райондашыбыз Сиренә Гатиятованың «Шомырт тәме» исемле китабын тәкьдир итү кичәсе узды.
- Бәлки сезгә кызык та түгелдер, шигырь тыңлау. Ләкин җитәр шундый вакыт, шушы шигырьләрне укып утырыр яшькә җитәрсез. Безнең дә шундый вакытлар бар иде, без дә хыялыйлар идек, пионер сафларында тәрбияләндек. Татар теле дәресендә безгә рифма белән ритмны өйрәтә башладылар, шигырь төзелеше турында. Бишенче сыйныфта шигырь юлларын санап утырганымны хәтерлим. Ул вакытта газеталарга җибәрә идек шигырьләрне, – дип мөрәҗәгать итте Сиренә Васыйл кызы укучыларга эндәшеп.
Сәхнәдә шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырлар яңгырады, шигырьләре укылды. Сезгә бүген аның «Хисап» дип исемләнгән шигырен тәкъдим итәсе килә.
Хисап
Мин беркем дә була алмас идем,
Гүзәл җирдә туып үсмәсәм.
Моңлы итеп җырлар идеммени,
Изге чишмә суын эчмәсәм.
Елмаюдан ташып тормас идем,
Матурлыкны күрә белмәсәм.
Бүгенгемә шөкер итмәс идем,
Авыр сынауларга түзмәсәм.
Хыялларым чынга ашмас иде,
Бу тормыштан кызык тапмасам.
Итәгемә ябышырга торган
Начарлыкны этеп качмасам.
Мин ул мин дә була алмас идем,
Җебеп төшсәм, каты тормасам.
Омтылышлар белән яшәмичә,
Гел киресен генә уйласам.
Үз-үземә хисап тотмас идем
Уйланырга сәбәп чыкмаса.
Яшәү матур була аламыни,
Исән чакта йөрәк йокласа.
Нет комментариев