Әлмәттә мемориаль такта ачтылар
В республике

Әлмәттә мемориаль такта ачтылар

Әлмәттә махсус хәрби операциядә катнашучы Вячеслав Александров истәлегенә мемориаль такта ачылды. Аны Гафиятуллин урамындагы 26 нчы йортның фасадына урнаштырганнар, дип хәбәр итә район хакимияте.

Тантанада шәһәр һәм район хакимиятләре вәкилләре, «Сугышчан туганлык» оешмасының Әлмәт бүлеге әгъзалары, хәрбинең туганнары һәм якыннары, шулай ук җирле халык катнашты.

Вячеслав Александров 2023 елның 19 октябрендә хәрби бурычларны үтәгәндә һәлак булган. 


Нет комментариев