Татарстанда гриппның 10 меңнән артык очрагы теркәлгән
В республике

Татарстанда гриппның 10 меңнән артык очрагы теркәлгән

Татарстанда узган атнада грипп һәм ОРВИның 10 706 очрагы теркәлгән. Бу эпидемия бусагасыннан 33,4 процентка кимрәк, дип хәбәр иттеләр республиканың Роспотребнадзорында.

Прививка кампаниясе башланганнан бирле 821 030 кешегә вакцина бирелгән, шуларның 257 202се балалар. Циркуляцияләүче респиратор вируслар арасында негриппоз этиологияле вируслар өстенлек итә.


Нет комментариев