Кытайның Казандагы яңа Генераль консулы итеп Цзян Сяоян билгеләнде
В республике

Кытайның Казандагы яңа Генераль консулы итеп Цзян Сяоян билгеләнде

КХРның Казандагы яңа Генераль консулы итеп Цзян Сяоян билгеләнде. Бу хакта «Татар-информ » га кытай дипломатик вәкиллегендә хәбәр иттеләр.

Цзян Сяоян 1970 елда туган. 1992 елда Кытайның тышкы эшләр министрлыгына эшкә керә. Төрле вакытларда Кытай Тышкы эшләр министрлыгының Европа һәм Үзәк Азия илләре департаментында, Кыргызстанда, Белоруссиядә, Төрекмәнстанда, Азербайджәрбәйҗанда һәм Россиядә Кытай илчелекләрендә төрле вазыйфаларда эшли. 2022 елдан 2026 елга кадәр Хабаровскида Кытайның Генераль консулы вазыйфасын биләгән.

Фото: сайт Генконсульства КНР в Хабаровске


Нет комментариев