Реклама
“Иртәме-соңмы, француз коллегаларыбыз кебек үк, без дә моңа килербез дип саныйм”, - диде О.Васильева җомга көнне Гомумроссия ата-аналар җыелышында.
Россия мәгариф министры Ольга Васильева мәктәпләрендә смартфоннарны тыю тәкъдимен дөрес дип саный. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
“Иртәме-соңмы, француз коллегаларыбыз кебек үк, без дә моңа килербез дип саныйм”, - диде Ольга Васильева җомга көнне Гомумроссия ата-аналар җыелышы барышында.
Министр кайбер Россия мәктәпләрендә укучыга телефонын куеп тора торган махсус тартмалар булуын өстәп әйтте. Шулай ук ата-аналар укытучы белән бәйләнешкә керә ала торган махсус сигналлы контроль телефон булуын җиткерде.
“Сорау туа: барысы да бар икән, нигә [смартфон]? Тулысынча җиһазландырылган сыйныфлар, сыйныфларда планшетлар бар икән?”,- диде министр.
Фото: архив/Ильнар Тухбатов
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз