Реклама
Төбәктә һава температурасы берничә сәгатьтә +7 градуска кадәр төшкән.
Төркиянең Карс провинциясендә туристлык сезонында кар яуган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Һава торышы кискен үзгәрү аркасында популяр курортларга бара торган юллар берничә сәгатькә ябылган. Синоптиклар мәгълүматлары буенча, төбәктә һава температурасы берничә сәгатькә +7 градуска кадәр төшкән.
Аномаль кар явуга төбәктә яшенле яңгыр сәбәп булган.
Фото: скриншот
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз