24 мартта Шармыш авыл китапханәсендә балалар китабы атналыгы “Әкият иле” чарасы белән башланып китте.
Китапханәче балаларга бәйрәм тарихы турында сөйләде һәм әкиятләр иленә сәяхәт кылырга чакырды.
Балаларга моның өчен картаны табарга кирәк иде. Ә аны табар өчен алар табышмакларга җаваплар эзләде. Картаны алгач, катнашучылар кайсы якка барырга кирәклеген тикшерделәр һәм утрау буйлап сәяхәткә киттеләр. Бәйрәм ахырында укуның файдасы турында фикерләр яңгырады, шигырьләр укылды, китапханәче балаларга китапларны яратырга, китапханәгә килеп аларны укырга чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев