29 март көнне Казаклар авылы мәдәният хезмәткәрләре «Карга боткасы» бәйрәме үткәрде
Бәйрәм эчтәлекле, кызыклы һәм күнелле үтте.
Бәйрәмгә карты-яше, бала-чагасы - барысы да җыелды. Бәйрәм кунаклары "карга" боткасыннан, кайнар коймактан, самовар чәе белән сыйланып, күңелле ял итте. Ахырдан, йола буенча, язларның мул, иген-ашлыкның күп, дөньялар тыныч булуын теләп, калган ризыклар каргаларга сибелде. Чара концерт номерлары, төрле спорт уеннары белән үрелеп барды. Әле бәйрәм мизгелләре фотоларда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев