“Ач, шигърият, серләреңне!”
Алан авылы китапханәсендә “Ач, шигърият, серләреңне!” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.
Чарага һәвәскәр каләм тибрәтүче авылдашларыбыз катнашты. Алар үзләренең төрле елларда иҗат иткән язмалары белән уртаклаштылар. Хөсәенова Рәхимә апа үзе язган бәетләре белән таныштырды. Авылдашларыбызның иҗаты аша чагылдырылган халкыбыз тарихы белән якыннан таныштыру максатыннан бу видеоязмалар китапханәнең “Вконтакте”челтәрендәге битендә дә яктыртылып барачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев