Җиңүчеләр билгеле булды
Район яңалыклары

Җиңүчеләр билгеле булды

Бүген ДОСААФ оешмасының Теләче җирле иҗтимагый оешмасы биләмәсендә «ФОРПОСТ» мәктәп отрядлары арасында чираттагы район спартакиадасы булып узды.

Ярышлар машина йөртү осталыгын күрсәтү, автоматны вакытка  сүтеп-җыю, пневматик  мылтыктан  ату, экстремаль чаңгыда йөрү, ганата ату,  аркан тарту төрләре буенча узды. Бәйгедә беренче урынга Теләче урта мәктәбенең 1 командасы, икенче урынга Теләче урта мәктәбенең 2 командасы, өченче урынга Алан урта мәктәбе командасы лаек булды.

Эльмира Әхмәтҗанова фотолары.


Нет комментариев