Күңелне кузгатучы гармун
Хөрмәтле укучылар! Сезнең игътибарга 27 март көнне Иске Җөри мәдәният йортында узган беренче районкүләм “Уйнагыз, гармуннар” бәйгесендә җиңүче булган һәм призлы урын яулаган гармунчыларның исемлеген тәкъдим итәбез.
Аларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин белән беренче районкүләм “Уйнагыз, гармуннар!” бәйгесенең жюри рәисе, республикабызның атказанган мәдәният хезмәткәре Флорид Гасыймов тәбрикләде.
Чара башында Флорид Мөнир улы Гасыймов белән жюри әгъзасы, республикабызның атказанган мәдәният хезмәткәре Ильяс Ислам улы Сафиуллин районыбызда мәдәният үсешенә, миллилекне саклап калуда зур өлеш керткәннәре өчен Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Бүләкләрне ияләренә Татарстан Республикасы Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов белән Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов тапшырды.
11-17 яшьлекләр арасында:
Беренче урында - Азат Каюмов (Югары Мәтәскә)
Икенче урында - Самат Дәүләтшин (Ямбулат)
Өченче урында - Ильяс Плеханов (Казаклар)
Өченче урында - Дилүс Мөлеков (Казаклар)
18-30 яшьлекләр арасында:
Беренче урында - Ильяс Фәрхуллин (Иске Җөри)
Икенче урында - Илназ Камалиев (Олы Мәтәскә)
31-45 яшьлекләр арасында:
Беренче урында - Булат Нигъмәтҗанов (Олы мәтәскә) белән Рафил Мөхәммәтханов(Шәтке)
Икенче урында - Илфт Имамиев (Иске Җөри) белән Рифнур Абдуллин (Теләче)
Өченче урында - Илнур Әхваров (Теләче)
46 яшьлекләр һәм аннан өлкәнрәкләр арасында (баянда башкаручылар):
Беренче урында - Айрат Имамиев (Иске Җөри) белән Фәрхәт Сәүбәнов (Иске Җөри)
Икенче урында - Иван Петров (Субаш) белән Фидәил Сәгъдиев (Урта Мишә),
Өченче урында - Газинур Гыйльмуллин (Үзәк) белән Нурмөхәммәт Насыйбуллин (Олы Мишә),
Хромкада башкаручылар:
Беренче урында - Рәфыйк Билалов (Югары Мәтәскә)
Икенче урында - Илсур Галимов (Теләче)
Өченче урында - Рөстәм Борһанетдинов (Түбән Саурыш)
Тальянда башкаручылар:
Беренче урында - Васыйл Вәгыйзов (Айдар)
Икенче урында - Гатият Шөгаепв (Алан)
Өченче урында - Нурислам Вәлиев (Айдар)
Ансамбльләр арасында (46 яшьлекләр һәм аннан өлкәнрәк яшьтәгеләр арасында):
Беренче урында - Айрат Имамиев (Иске Җөри) белән Илфат Имамиев (Иске Җөри)
Икенче урында - Айрат Рәхмәтуллин (Караширмә) белән Сәйдәш Корбанов (Караширмә)
“Моң” гармунчылар ансамбле (Казаклар), Альберт Әхмәтшин (Олы Нырсы), Нәкыйф Зәйниев (Караширмә), Райнур Хуҗин (Караширмә), Илнур Галимов (Теләче) җиңүгә омтылышлары өчен махсус приз һәм Диплом белән бүләкләнделәр.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев