Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Кошларга кышлавы авыр – кошларга ярдәм итәргә кирәк!» Теләче районында экологлар шундый исем астында экологик чаралар үткәрде

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре Теләче районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр өчен экология дәресләре үткәрде.

Әлеге чаралар һәр ел саен 15 гыйнварда билгеләп үтелә торган «Россиядә кышлаучы кошлар көне» Бөтенроссия экология бәйрәменә багышланган иде. Идарә белгечләре балаларга кышлаучы кошларны ничек кайгыртырга икәнлеген һәм туган якта яшәүче кошларның төп үзенчәлекләре турында сөйләде. Дәрес барышында балалар табышмакларга җавап бирде, кошлар турындагы мәкальләрне ни дәрәҗәдә белүләрен ачыклады, шулай ук ребуслар чиште, бик теләп сорауларга җавап бирде. «Кошлар – корткычларга каршы көрәштә безнең тугры дусларыбыз һәм ярдәмчеләребез, аларга еш кына безнең ярдәм һәм игътибар кирәк. Әйдәгез, аларны кайгыртыйк!»,- ди идарә белгечләре.


Чыганак: https://eco.tatarstan.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев