Ни өчен милекче үлгәннән соң йортны сатарга ярамавын аңлаттылар
В республике

Ни өчен милекче үлгәннән соң йортны сатарга ярамавын аңлаттылар

Милекче иптәше үлгәннән соң никахта сатып алынган йортны, хәтта объектка милек хокукы аның исеменә генә теркәлгән булса да, мирас рәсмиләштермичә сата алмаячак. Бу хакта Татарстан Росреестрында хәбәр иттеләр.

Әгәр күчемсез милек никах вакытында сатып алынган булса, ул уртак тупланган милек булып санала. Шуңа күрә ир яисә хатын өчен теркәлгән милек объектның яртысын гына үз эченә ала.

"Милекнең икенче яртысы үлгән очракта мирас милеге буларак нотариус аша рәсмиләштерелергә тиеш", - дип аңлаттылар ведомствода.

Нәкъ менә нотариус варислар даирәсен билгели. Мирасны рәсмиләштергәннән соң тиешле милек хокукын теркәргә кирәк. Шуңа күрә мондый объектны сатарга тырышканда Росреестр килешүне дәүләт теркәвен туктатып торырга мөмкин.


Нет комментариев