Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды
Район яңалыклары

Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды

Теләче урта мәктәбендә укытучылар көненә багышланган кичә узды.

Бәйрәмдә район башлыгы Айрат Фатхуллин, аның урынбасары Илдар Мараков, башкарма комитет җитәкчесе Илнур Хамидуллин,  районның мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, ветеран укытучылар  катнашты.

Татарстан республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия  Закирова да  мәгариф хезмәткәрләренә   теләкләрен җиткерде. Нәтиҗәле хезмәтләре өчен  мөгаллимнәргә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Чара Казан шәһәреннән килгән "Ялкын" төркеменең чыгышы белән тәмамланды.

 

  

Нет комментариев