ТЕЛӘЧЕ КЕРӘШЕННӘРЕ айлыгы башлану уңаеннан Теләче муниципаль районы башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улының котлау сүзе
Хөрмәтле дуслар, якташлар! Татарстанда 2023 ел милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде.
Теләче муниципаль районы керәшен мәдәният айлыгы башланып китү белән тәбрик итәм. Кунакчыл Теләче районында дус, куп милләтле, тырыш, эшчән халкы яши. Апрель ае керәшен мәдәни айлыгына багышланганга без бик шат.
Теләче районындагы керәшен авылларында гасырлардан килгән үз традицияләренә тугрылык, ата-бабаларының мәдәнияте һәм диненә хөрмәт белән караш сакланып килә.
Тату гаилә булып без мөселманнарның һәм христианнарның дини бәйрәмнәрен билгеләп үтәбез. Бәйрәмнең тирән рухи мәгънәсе безнең ерак бабаларыбыз тарафыннан салынган.
Айлык программасы аралашу чикләрен киңәйтергә, Теләче районы белэн якыннан танышу, тагын да күбрәк кешеләр өчен якынайтырга мөмкинлек бирер дип чын күңелдән өметләнәм.
Мәдәни айлык күпмилләтле Татарстан халыкларының дуслыгын һәм мәдәни диалогын ныгытуга өлеш булсын, үтәсе чаралар бәхетле мизгеллэр алып килсен!
Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы башлыгы Хаҗипов Н.Н.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев