Түбән Камада 3 октябрь кичендә өеннән чыгып киткән 16 яшьлек кызны эзлиләр.
Ул сәгать 23:30да өйдән чыккан һәм шуннан бирле аның турында хәбәр юк.
Кызның билгеләре: буе — 160 сантиметр, күзләре — коңгырт, чәчләре — кара, мелировкалы. Кыз көрән куртка, куе яшел спорт костюмы һәм ак кроссовкалар кигән.
Аның кайда икәнен белүчеләрдән мәгълүматны 112, 102 номерларына яки 8 (917) 261-91-71 телефонына хәбәр итүләрен сорыйлар.
Нет комментариев