Кичә, Теләченең өченче номерлы балалар бакчасында гадәти булмаган очрашу узды. Ул Халыкара хайваннарны яклау көне — ел саен 4 октябрьдә билгеләп үтелә торган бәйрәмгә багышланган иде.
Очрашу бик җанлы һәм дулкынландыргыч булды. Район ветеринария оешмасының эпизоотиягә каршы эш буенча ветеринария табибы, җитәкче урынбасары Әнәс Рафис улы балаларга ветеринария беренче ярдәм чемоданын күрсәтте. Сабыйлар зур кызыксыну белән инструментларны карадылар, йорт хайванына ничек температура үлчәргә һәм стетоскоп ни өчен кирәклеген белделәр.
Очрашуның төп герое — «Тигроша» кушаматлы песи баласы булды. Балалар таныш булмаган хайваннар белән ничек дөрес һәм куркынычсыз танышырга, кискен хәрәкәтләр ясамаска һәм песи баласы курыкканын ничек аңларга икәнен белделәр.
«Игелекле Теләчеләр» Игелек үзәге җитәкчесе Кристина Майсурадзе, волонтер Елена Фатихова һәм «Алдынгылар хәрәкәте» остазы Риана Абдуллина мәктәпкәчә яшьтәге балаларга йорт хайваннарын ничек дөрес кайгыртырга икәнен сөйләделәр. Алар дустанә әңгәмә форматында ни өчен хайваннарны урамга куып чыгарырга ярамаганлыгын, прививкалар ясау һәм урамда ялгыз песиләр һәм этләр азрак булсын өчен йортсыз хайваннарны стерильләштерү ни өчен мөһим икәнен сөйләде.
Нет комментариев